+24 °С
Яңгыр
24 октябрь көнне Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле П.И. Чайковский исемендәге концертлар залында зур уңыш белән чыгыш ясады. Мәскәү филармониясенең «Сәнгать коллективлары. Бию ансамбльләре" программасы абонементы кысаларында тәкъдим ителгән программа хаклы рәвештә Русиянең төп сәхнә мәйданчыгы булып саналган мең ярымлык залда аншлаг җыйды.