Мәдәни мохит
21 октябрь 2024, 10:07

Радий Хәбиров "Кара сулар"ны карады

Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан 20 октябрьдә республиканың Милли яшьләр театрында шагыйрнең «Кара сулар» поэмасы буенча спектакльнең премьерасы булды.

Радий Хәбиров "Кара сулар"ны карадыРадий Хәбиров "Кара сулар"ны карады
Радий Хәбиров "Кара сулар"ны карады

Башкортстанның халык шагыйре, совет һәм башкорт әдәбияты классигы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан 20 октябрьдә республиканың Милли яшьләр театрында шагыйрнең «Кара сулар» поэмасы буенча спектакльнең премьерасы булды.

Спектакль башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тамашачыларны һәм театр коллективын Мостай Кәримнең 105 еллыгы белән котлады.

«Барыбызны да күренекле шәхес, башкорт халкының улы, бөек шагыйрь Мостафа Сафа улы Кәримовның тууына 105 ел тулуы уңаеннан ихлас котлыйм. Күпләребезнең тормышында ул соклангыч эз калдырды. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, шул исәптән аның белән аралаша һәм эшли алуым белән. Ул бөек шагыйрь гына түгел, ул бөек гражданин, гаҗәеп кеше, чагу җәмәгатьче һәм сәяси эшмәкәр. Шунысы мөһим: аның мирасы бүген дә саклана», — диде Радий Хәбиров һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас