Мәдәни мохит
19 Октября 2024, 17:45

Казахстан белән хезмәттәшлекне ныгытабыз

Казахстанның туризм һәм спорт министры Ербол Мырзабосынов Башкортстанда яшәүчеләрне Уфаның 450 еллыгы белән котлады. Бу хакта Башкортстан башлыгы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 – Нәкъ менә шул вакытта сезнең республиканың “Русия – спорт державасы” масштаблы форумын кабул итүе символик мәгънәгә ия. Бу тәҗрибә уртаклашу һәм физик культура һәм спортны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык, – диде Асбол Мырзабосынов. – Без төбәктә мондый чаралар уздыру һәм гомумән спорт белән шөгыльләнү өчен нинди шартлар тудырылганын күрәбез.

Министр шулай ук Башкортстан белән уртак ярышлар үткәрү башлангычын да хуплады. – Безнең халыкларны уртак тарих, мәдәният һәм традицияләр, шул исәптән спорт традицияләре берләштерә, – дип ассызыклады Ербол Мырзабосынов. - Ышанам, без төрле дисциплиналар буенча үзара бәйләнеш нокталарын таба алырбыз һәм мондый турнирның форматын билгеләрбез.

Очрашу азагында Радий Хәбиров туризм һәм спорт министрын хезмәттәшләре белән бергә 2024 елның ноябрь ахырында Уфада узачак Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашырга чакырды. Чараны оештыручылар аның көн тәртибен формалаштыра инде. Ул спорт һәм мәдәни вакыйгаларны да үз эченә ала. 

Чыганак:  bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас