Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов 12 октябрь көнне кинәт кенә мәңгелеккә безнең арабыздан китеп барды. Көтмәгәндә өстеңә ишелгән кайгыны күтәрешер өчен терәк кирәк, теләктәшлек кирәк. Шушы авыр көннәрдә андый кешеләрнең яныбызда булуын тойдык без һәм аларның һәммәсенә әтиебезнең яраткан гәзите “Өмет!” аша рәхмәтебезне белдерәбез.
Беренче чиратта, кадерле кешебезнең соңгы сулышына кадәр гомерен саклап калу өчен көрәшкән “Ашыгыч ярдәм” бригадасына, Шаран районы үзәк дәваханә табибларына һәм барлык хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Кызганычка каршы, әҗәл көчлерәк булды...
Тирән кайгыбызны уртаклашкан, җирләүдә матди һәм рухи ярдәм күрсәткән әтиебезнең барлык дусларына, туганнарыбызга, Шаран районы хакимиятенә, Башкортстан һәм Татарстан дәүләт вәкилләренә, әтиебезнең тугры тамашачыларына, илебезнең төрле почмакларыннан кайгы уртаклашкан милләттәшләребезгә һәм барча халыкка рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Барчагызга исән-сау гомер итүегезне, якын кешеләрегезнең янәшәгездә булуын телибез.
Фән Вәлиәхмәтовның барлык якыннары исеменнән тормыш иптәше, балалары, оныклары.