Мәдәни мохит
15 октябрь 2024, 09:36

Атнабайсыз калдырган көз Атнабай белән кабат очраштырды да...

Шагыйрьгә тактаташ ачылды.

Атнабайсыз калдырган көз Атнабай белән кабат очраштырды да...Атнабайсыз калдырган көз Атнабай белән кабат очраштырды да...
Атнабайсыз калдырган көз Атнабай белән кабат очраштырды да...

Шагыйрьгә тактаташ ачылды.

 

Бүген Уфаның Революцион урамында урнашкан 66 санлы йорт диварында татар шагыйре һәм драматург Әнгам Касыйм улы Атнабаевка тактаташ ачылды.

Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә Тәтешле районының Иске Күрдем авылында  туган. Кабатланмас әдәби мирас калдырган Әнгам агабыз  Башкортстанның Халык шагыйре, Г. Сәләм исемендәге республика премиясе иясе, РСФСРның һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Әдип бүген, вафатына 25 ел тулган көннәрдә (13 октябрь 1999 ел), үзен хөрмәт итүчеләрне янә очраштырды.  Әнгам аганы искә алып күп җылы сүзләр әйтелде.  Әнгам Атнабай иҗатын сөючеләр тарафыннан аның шигырьләре Уфа урамында тагын бер яңгырады. Ә иң асыл, тансык фикерләр, истәлекләр белән Әнгам аганың бертуган энесе Мәгьдән  Касыйм улы  уртаклашты.  Мәгъдән аганың сөйләм осталыгы, хәтер тирәнлеге, зыялылыгы Атнабайларның югарылыгын тагын бер танытты.  

Әдип яшәгән бу йорта тактаташ яңартып куелды.  Вафатына чирек гасыр вакыт узган көннәрдә аның исеме мәңгеләштерү эше дәвам итүен белдерделәр. Туган авылында мәктәп, бер урам аның исемен йөртә. 

Нефтекамада, Уфада бер урам Әнгам Атнабаев исеме белән аталды.  Шагыйрьнең музее үзе бер тарихи урын.  Титаник әдәби мирас калдырган Әнгам аганың әсәрләрен өйрәнәсе дә, өйрәнәсе, тормышыбызга, яшьләр хәтеренә саласы бар әле. 

...Әле дә моңсызлар бар, хәтта ки артып киттек кебек. Барыбызны да уятырга да Атнабай кирәк тә соң...

Атнабайсыз калдырган көз Атнабай белән кабат очраштырды да...
Атнабайсыз калдырган көз Атнабай белән кабат очраштырды да...
Атнабайсыз калдырган көз Атнабай белән кабат очраштырды да...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас