Мәдәни мохит
11 октябрь 2024, 04:49

Курайның туган көне

10 октябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров республиканың дәүләт курай ансамбленең беренче концертында булды.

Курайның туган көнеКурайның туган көне
Курайның туган көне

10 октябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров республиканың дәүләт курай ансамбленең беренче концертында булды. Ул “Башкортстан” дәүләт концерт залында үтте.

Ансамбль 2024 елның язында оештырылды. Аны Радий Фәрит улының инициативасы буенча оештырдылар. Коллективның төп максаты – курай сәнгатен һәм башкорт халкының музыкаль мәдәниятен саклау. Шул ук вакытта аны киң аудитория өчен кызыклы булган заманча форматта тәкъдим итәргә кирәк.

  • Бүген Башкортстан курайчыларының дәүләт ансамбле туган көн. Моны музыкантлар һәм курайчылар озак көтте, - диде Радий Хәбиров. – Курай - музыка коралы гына түгел. Ул башкорт халкының милли символы. Ул башкорт халкының күңеле. Шуңа без 10 октябрьны Курай көне дип игълан итәбез.

Курай ансамбленә чараларга йөрер өчен автобус та бирәләр.

ЧыгаНАК: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас