Безне нинди бурычлар көтә?
9 – 11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә VII Бөтенрусия татар журналистлары форумын уздыра. Форумга 19 төбәктән биш дистәгә якын каләм ияләре җыелачак.
9 октябрь көнне Васил Шәйхразыев белән очрашу планлаштырылган. Биредә регионнан килгән баш мөхәррирләрнең чыгышларын тыңлау узачак.
10 октябрь көнне Татарстанның Әтнә районына бару каралган. Журналистларга район буенча экскурсия һәм җирле җитәкчелек белән очрашу оештырылачак. Шулай ук алар Ш.Мәрҗани музеена, С.Хәким музеена һәм Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчеткә сәяхәт кылачаклар.
11 октябрь көнне форумның ябылу тантанасы узачак. “Хәбәр” журналистлар бәйгесе һәм “Мин – укытучы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырылачак.