“Өмет” редакциясендә күркәм бер гадәт яши иде. Әледән-әле очрашулар, түгәрәк өстәлләр оештырып, кунаклар чакырып, иркенләп сөйләшә һәм фикер алыша идек. Санлаштыру көнкүрешебезгә ныклы үтеп кереп, сайтлар, социаль челтәрләр барлыкка килгәч, тормыш тизлеге шактый артты. Күзгә-күз карашып, ихлас арашулар бик сирәккә әйләнде. Шуңа да аларның кыйммәте бермәбер артты. Моны аңлап, быел без әлеге очрашуларны тергезеп җибәрдек. Һәм кунакка якын дусларыбыз, бер максат, бер уйлар белән яшәгән Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистларын чакырдык.
Театрның әйдәп баручы артистларына әйләнеп килгән Айдар Хөснетдинов белән Илгизә Муллабаева яңа чыккан “Тау” спектаклендә төп рольләрне башкарып тамашачылар өчен яңа яктан ачылды, аларның сөюен яулады. Ә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллинны “Өмет” укучылары яхшы белә инде. Ул безнең “Моңнар кайтсын авылга!” дигән акциябездә даими катнаша. Музыкаль яктан кирәк булганда һәрвакыт ярдәм кулы сузган якын дусыбыз. Үзенә аз да түгел, күп тә түгел – 50 яшь тула! Һәм беренче соравыбыз да шуннан башланды.
– Нинди кәефләр белән каршылыйсың бу датаны?
Эльмир: Беләсезме, мин үземне 17-18дә тоям дип әйтә алмыйм. Ә менә 25-27 яшьләр бар. Минем иң яраткан вакытым 27 яшь иде. Әллә биш ел рәттән “миңа әле 27 яшь дип йөргән идем”. Әле дә менә шул 27 яшьтә кебек!
– Сез театрда иҗат юлын башлап, эстрада китеп, янә театрга кайткан кеше. Әйтегез әле, җырчы булу әйбәтме, әллә театр артистымы?
Эльмир: Яратып, күңелеңне биреп эшләсәң, икесе дә менә дигән шәп хезмәт. Җырчы булу - шоу-бизнес өлкәсе. Бизнес дигән сүзеннән үк аның матди яктан әйбәтрәк булуы аңлашыла. Әмма җырчы булу яшьрәк чакта уңайлырак. Әле дә эстрададан китмәдем, чакырган җиргә барам. Әмма бу елларда аерым үземнең концертымны куйган юк. Өлгереп булмый. Театрда эшкә чумдым.
– Рольләргә килгәндә, “Тау” спектаклендә беренче тапкыр гашыйк булган кызын чыбыркы белән ярып, акылга утыртырга теләгән кырыс холыклы ата кеше образын чыгардыгыз. Өч кыз үстергән кешегә бу рольне уйнавы авыр булмадымы?
Эльмир: “Тау”да мин үземә, холкыма капма-каршы роль эшләдем. Әмма авыр димәс идем, киресенчә, кызлар үстергән кеше буларак ул әтинең кичерешләрен аңларга җиңелрәк тә булгандыр әле. Чарасызлыктан, яхшылык теләп кул күтәрә ул.
– Бу спектакль сезнең өчен яңа биеклекме?
Илгизә. Әйе, минем өчен чыннан да яңа биеклек. Мин шулай тоям. Әле дә рольдән чыга алмый йөрим. Моңа кадәр чыгарган образларым да күп. “Айгөл иле”ндә (Мостай Кәрим) Айгөлне уйныйм, “Хыял йорты”нда (Илгиз Зйәниев) –Нәфисә һ.б. барысы да якын, әмма монысы әле аеруча кадерле.
– Киләчәктә нинди роль уйнау турында хыялланасың?
Илгизә: Джульеттаны уйнар идем, мәсәлән.
Айдар: Беләсезме,элек амплуа дигән әйбер бар иде. Син лирик герой икән, бөтен спектакльдә дә шул амплуада уйныйсың. Хәзер ул бетте. Артист төрле яктан үсешергә тиеш. Мондый роль биргәннәр икән, мондыен уйнарга тиешсең, тегенди икән – тегендиен. Гел лирик герой гына булсаң, үсеш тә булмаячак, кызыгы да калмаячак. Булдыра алганча, кулдан килгәнчә барысын да уйнарга тырышырбыз.
– Ә “Тау”дагы Сәет орбазын тудырганда протатип итеп берәрсен сайладыгызмы?
Айдар: Мин сугыш турында кинолар күп карадым. Иң истә калганы “Апостол” фильмы булды. Шуңа охшатыбрак эшләргә тырыштым. Аннан инде сөйләшүләр, образны тикшерүләр күп булды. Бу да эшемдә ярдәм итте.
– Сез күбрәк яшьләрне уйныйсыз әле. Эльмир бу баскычны үтте инде. Аңа хәзер урта яшьтәге ир, бабай рольләре дә бирелә. Бер көн килеп, безне дә шундый күчеш көтә дигән борчылулар юкмы? Башкарган очракта, рухыгызга якын киләме? Үз яшеңә карап образны ачу җиңелрәктер?
Илгизә: Әлбәттә, яшьләр ролендә уйнау, яшь кешенең образын ачу җиңелрәк. Минем әле әбине уйнаганым юк. Берәр кайчан уйнарбыз ул. Әмма әле түгел!
Айдар: Наил Гаетбайның “Ирекнең дә чиге бар” спектакле ике еллап бара инде сәхнәдә. Әмма андагы ролемне мин бүген генә аңлый башладым. Чын дөресен әйтәм, элек ятлап кына сөйли идем. Режиссерыбыз Илдар абый Вәлиев аңлатырга тырыша, әмма керми иде миңа ул сүзләр. Әле менә нәрсә сөйләгәнемне аңлап, ишетеп уйный башладым дияргә була. Шуңа күрә сәхнә әсәре ул кино кебек катып калган әйбер түгел. Һәр спектакль яңа һәм төрле.
Эльмир: Без укыганда Фәрдүнә Касыймовна һәр көнне соңгы тапкыр уйнаган кебек бар күңелегезне биреп уйнагыз дип өйрәтә иде.
– Премьера чыгарыр алдыннан авторның туган җире – Яңавылга бару сезгә нәрсә бирде? Тауның илаһи көченә ышанып кайттыгызмы соң?
Илгизә: Без анда баргач, Яңавыл районы кешеләре белән таныштык, аларның аралашу, сөйләшү манералары, диалектларын өйрәндек. Тауның үзен күрдек. Бу, әлбәттә, эшебездә ярдәм итте.
– Спектакль озаккарак сузылган кебек түгелме сезгә?
Эльмир: Кыскарту турында уйланды режиссер, бераз кыскартылды да әле. Әмма ул авторга хөрмәт күрсәтеп, аның сүзләрен төшереп калдырырга җәлләгәндер дип уйлыйм.
Айдар: Һәр режиссерның үз карашы бар. Айдар Җаббаровның карашы менә шундый булды. Әлеге режиссер белән эшләү зур уңыш безнең өчен. Ул һәр актерның аерым потенциалын күрде, ачты.
Эльмир: Ул нибары 33 яшьлек кенә булса да, һәр актер белән уртак тел таба. Тавыш күтәрми, кешене кимсетми. Сөйләшеп кенә утырасың һәм барысын да аңлыйсың. Ходай тәгалә тарафыннан аңа шундый сәләт, талант бирелгән.
Илгизә: Ул башта барыбызны да үзенә гашыйк итте. Һәм ул үзе генә түгел, көчле командасы белән килде бит. Хореограф, рәссам, ут куючы, тавыш куючы... Алар да безгә рольне ачуда ярдәм иттеләр. Горизонталь яссылыкта биюгә килгәндә, минем өчен яңалык ул. Хореограф: “Сез аны эшли аласыз, үзегез генә белмисез” дип торгач, башкарып чыга алдым.
– Төшкә кермиме рольләр?
Эльмир: Керә! Бигрәк тә премьера әзерләгән вакытта. Өнеңдә сүзләре ятланып бетмәгән булса да, төштә шундый шәп итеп уйнап чыгасың! Эх, тамашачылар гына күрми диярлек инде.
– Гаиләләрегез турында да сөйләшеп алыйк әле.
Эльмир: Минем гаиләм турында гәзит укучылар яхшы беләдер инде. Тормыш иптәшем белән өч кыз үстердек. Зурысын кияүгә бирдек. Оныгыбызга 2 яшь тулды инде, 3нче белән бара. Алар Уфада яши. Уртанчысы белән кече кызым әлеге вакытта Төркиядә. трансфер гидлар булып эшлиләр. 6 айга киттеләр.
– Артистларның балалары да артист була. Сезнең кызларыгыз сәхнәгә чыктымы?
Эльмир: Юк, алар сәнгать юлыннан китмәделәр. Айдар белән Илгизәнеке чыгар, мөгаен. Икесе дә театрда үсәләр.
Айдар: Минем тормыш иптәшем -театр артисты Лилия Таҗетдинова. Ике ел ярым элек безнең гаиләдә иң уңышлы проект якланды – балабыз туды.
Илгизә: Тормыш иптәшем Риф Гобәйдуллин (шулай ук “Нур” театры артисты) белән ул үстерәбез. Ике яшьтә сигез айлык. Айдарларның улы белән бер балалар бакчасына йөриләр. Сәхнә артында да бергә үсәләр.
– Икәүләп гастрольләргә чыгып киткәндә балаларыгызны кем карый?
Айдар: Әти-әниләргә рәхмәт! Баланы алар караша. Ике сәгатьлек кенә юл. Кайтарабыз да куябыз. Авылларыбыз күрше генә булгач, тагын да җайлырак. Театрда бергә эшләвебез белән без бәхетле генә дип уйлыйм. Бер көн командировкадан кайтып киләбез. Егетләргә әйтәм: “Ярый, без икебез дә артист. Хатыным аңлый. Сезне хатыннарыгыз ничек куып чыгармый ул? Кайтып кергәнегез юк, бала карашмыйсыз” дим... Мин үзебезне бу яклап бик бәхетле дип саныйм.
Илгизә. Мин үзем Мәчетле районыннан, ирем Зианчурадан. Әмма әти-әниләр ерак дип тормыйбыз, без дә кайтарабыз инде. Әле менә гастрольләргә чыгып киткәндә Мәчетлегә кайтарып куйган идек, кичә генә алып кайттылар үзен.
– Гастроль дигәннән, бу елгы иҗат мизгелен “Нур” театры Чабаксардан башлап җибәрде. Ничек үтте гастрольләр? Тамашачы ничек кабул итте?
Айдар: Өч спектакль белән бардык без. Беренче көнне “Галиябану” белән ачып җибәрдек , икенче көн – “Хыял йорты”н уйнадык һәм өченче көнне “Фатыйма” белн тәмамладык. Бик матур булды гастрольләр. Чуаш дусларыбыз бик җылы кабул иттеләр һәм матур итеп озатып калдылар.
Соңгы көнне бер апа сәхнәгә чыгып рәхмәт сүзләре җиткерде. Уфадан Чувашстанга экскурсиягә килгәннәр булып чыкты алар. “Фатыйма” спектакле афишасын күргәннәр дә 30 кеше җыелышып килгәннәр. Җитмәсә, алар бу спектакльне без Казанда куйганда караган булганнар. Кайда уйнасагыз да карыйбыз, яратабыз дип рәхмәтләрен әйтте.
– Тамашачыларыгыз да сездән бер тотам калмый ияреп йөри булып чыга бит. Кайда барсак, без дә шулай укучыларыбызны очратып торсак икән, ә!
Айдар: Укучылар дигәннән, мин үзем “Өмет”не, бигрәк тә “Чаткылар”ны укып үскән кеше бит! Көтеп ала идек, арткы биттәге җыр сүзләрен кисеп алып ятлый идек. Кем уйлаган менә шушылай яраткан гәзитемне чыгаручылар белән кара-каршы утырып сөйләшермен дип! Рәхмәт сезгә мондый мөмкинлек өчен!
Эльмир: Әйе, “Өмет” – шәп гәзит ул! Минем иҗатыма зур игътибар бирелде аның битләрендә, танылуыма зур булышлык күрсәтелде. 9 октябрьдә уйналасы бенефис спектаклемә билетлар сатылып беткән икән, монда сезнең басманың да роле бар дигән сүз.
Илгизә. Киләчәктә гәзит битләрендә безнең турда язмалар да күбәер әле!
– Әлбәттә! Киләчәктә дә шулай бер юнәлештә, милләтебезгә, халкыбызга һәм туган телебезгә бергәләп хезмәт итәргә һәм тормышыбызда вакыт никадәр кысык булса да очрашып, сөйләшеп, аралашып яшәргә язсын!