Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
2 октябрь , 13:35

“Әлифба” киносы чыгачак

Төп рольдә геройларның чын оныгы.

“Әлифба” киносы чыгачак
“Әлифба” киносы чыгачак

Төп рольдә геройларның чын оныгы.

 

ТР Кинематографистлар берлеге башлыгы, режиссер һәм продюсер Илдар Ягъфәров «Әлифба» кыска метражлы документаль фильмын төшерә башлады. Ул 1 миллионнан артык тираж белән чыккан татар әлифбасын иҗат иткән катлаулы язмышлы Саләй Вәгыйзовка һәм Рәмзия Вәлитовага багышлана. Саләй Вәгыйзов ятим үсә, Бөек Ватан сугышында катнаша, немец лагерьләренда, 15 ел ГУЛАГта утырган. Шуннан соң гына. 54 яшендә  хатыны Рәмзия белән беренче сыйныф өчен дәреслек төзү конкурсында җиңеп чыга. Һәрбер татар белә торган кечкенә китап артында гаять зур кино тарихы яшеренгән.

Беренче татар әлифбасын тудыручы ролен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт театры артисты Эмиль Талипов башкара. Аның хатыны Рәмзияне Китап авторалыр Вәгыйзовларның үз оныгы Аида Вәгыйзова уйный. Ә ул артист түгел.

 Фильмның операторы – Мәскәүдән Александр Родин, рәссам-куючысы Илгизәр Хәсәнов, костюмнар буенча рәссам – Ләйсән Хаҗиева.

 Фильмны Татарстанның Арча районында ике йөздән артык массовка катнашлыгында төшерделәр инде. Шулай ук кино төшерүләр Печорада, Ырынбур һәм Самара өлкәләрендә узачак. Фильм киләсе елның апреленә әзер булыр дип планлаштырыла.

“Әлифба” киносы чыгачак
“Әлифба” киносы чыгачак
“Әлифба” киносы чыгачак
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: