Уфа “Нур” татар дәүләт театры үзенең XXXIII иҗат мизгелен ача һәм тамашачыларга Илдар Юзеевның “Тау” һәм “Гашыйклар тавы” әсәрләре буенча куелган "Тау" спектакленең премьерасын тәкъдим итә.
Спектакльнең режиссеры – Казаннан килгән Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты,"Алтын битлек" милли театр премиясе номинанты, яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Русия Президенты премиясе лауреаты Айдар Җаббаров.
Кичә Зур залда драманың премьера алды күрсәтүе булды. Ябык рәвештә узган чара булса да, зал тулы иде. Ихлас елмаерга да, моңланырга да, тирән уйларга чумарга да мөмкинлек биргән сәхнә әсәре тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады. Бу спектакльдә аерым бер амплуада күреп өйрәнелгән артистлар бөтенләй икенче яктан ачыла. Бию, пластика әсәргә җиңеллек өсти. Ә менә тере тавышка җырлау, өздереп баянда уйнаулар Илдар Юзеев әсәрләренә хас булган нечкә хисләргә төрелгән моңны сәхнәгә алып чыга.
Кыскасы, бүген һәм иртәгә “Нур” театры тамашачыларын онытылмас хис-кичерешләргә бай премьера көтә!