Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 сентябрь , 10:38

Әсәндә “Чәчәкләр бәйрәме” узды

Матурлык һәм батырлык янәшә.  

Әсәндә “Чәчәкләр бәйрәме” узды
Әсәндә “Чәчәкләр бәйрәме” узды

Матурлык һәм батырлык янәшә.

 

Көзнең иң матур көннәре — әбиләр чуагы җиткәч, Дүртөйле районының Әсән мәдәният йортында ел саен “Чәчәкләр бәйрәме” үткәрелә. Бу юлы ул 12нче сентябрьдә узды. 

  • Бәйрәмгә уңган бакчачылар үз бакчаларында үстергән чәчәкләрдән төрле гөлләмәләр алып килде. Гөлләмәләр арасында иң зуры, фантазия белән корылганы, иң кечкенәсе, сирәк чәчәкләрдән төзелгәне һәм башка төрләре игътибарга алынды.

Бәйрәм вакытында катнашучылар арасында чәчәкләргә кагылышлы конкурслар, ярышлар оештырылды. Чәчәк исемнәре кергән җырлар җырланды.

Чәчәкләр турында табышмакларга җавап табу иң мавыктыргычы булды. Җиңүчеләргә мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Хәсәнова хәтта Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды. Чәчәкләр арасында истәлеккә фотога төштек, – дип язды безгә хөрмәтле каләмдәшебез, шагыйрә Фәния апа Габидуллина.

Әсән авылы мәдәният йортына килгән һәр кешене, тыйнак елмаеп, авылдашлары, яраткан җырчыбыз, СВО каһарманы, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов паннодан сәламләм тора. Менә шулай, Әсәндә матурлык һәм батырлык янәшә һәм авылдашлар өчен һәр икесенең дә булуы бик мөһим.

Әсәндә “Чәчәкләр бәйрәме” узды
Әсәндә “Чәчәкләр бәйрәме” узды
Әсәндә “Чәчәкләр бәйрәме” узды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: