Нефтекамалылар балкыды!
Сентябрьнең кояшлы иртәсендә Нефтекама шәһәренең Милли- мәдәни берләшмәләр үзәгендә "Милли киемнәр" көненә багышланган кичә үтте.
Анда безнең республикабызда яшәүче барлык милләт: урыс, башкорт, татар, удмурт, мари, әзербайҗан, үзбәк халыклары оешмалары да бик теләп катнашты.
Бәйрәм Нефтекама дәүләт филармония солисткасы, Башкортстанның атказанган артисты Ч. Гафурҗанова башкаруындагы Р. Мәһәдиев сүзләренә Ч. Гафурҗанова иҗат иткән "Минем Башкортстаным" жыры белән ачылды.
Нефтекама жирендә яшәгән милләтләр киемнәре стилен һәм модасы белән "Феерия" мода мәктәбе кызлары таныштырды. Туташлар алма төше кебек, шулкадәр берсеннән-берсе матурлар иде... Алар яшь тамашачылар – балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучыларының да кайнар алкышларына лаек булдылар.
Безнең җирле Нефтекама "Татар конгрессы"да һәрвакыттагыча бу матур бәйрәмнән читтә калмады.
"Ак калфак энҗеләре" фольклор ансамбле ханым-туташлары (җитәкчеләре С.Х. Вәлиева) яшь буынны кул эшләренә өйрәтте –матур-матур калфак, хәситә, чигү бизәү осталыгын күрсәтте.
"Чулпан" фольклор ансамбле солисткасы Р. Таһирова, татар халкының моңлы җыры – "Су буйлап"ны башкарып, балаларга ишеттерде. Ә М. Хәкимова балаларга татар- башкорт хатын-кызларының кием элементы булган изү, түшлек эшләү осталыгы белән таныштырды.
Осталык дәресләрен күрсәтүдә балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән остазлар килгән иде.
Ә кичәне әзерләүдә милли- мәдәни берләшмәләр җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова бик матур оештыру эшләре лып барды. Ахырда катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмнең рухын арттырган, яшь буын күңеленә нәфис энҗеләр салган һәр катнашучыга зур рәхмәт, дип яза нефтекамалылар.