Билгеле җырчы Ильмира Нәгыймова соңгы вакытта сәламәтлегенә зарланып тора иде. Ул аз гына борчылса да, аңа һава җитми, тыела алмыйча елый башлый икән. Аңын җуйган чаклары да булган.
Хәзер Ильмирага тагын бер күңелсез хәбәр килеп ирешкән: аның бертуган энесен махсус хәрби операциягә алып китәләр.
“Иртәгә бертуган энемне СВОга алып китәләр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын”, – диде ул кичә кич. Димәк, бүген инде ул энесен махсус хәрби операциягә озата.
Ильмираның гаиләсе турында сүз чыккач, шуны да әйтик: ул күп балалы гаиләдә үскән. Кызганычка, апасы фаҗигале һәлак булган. Абыйсы 2022 елда коронавирустан 36 яшендә генә вафат булган. Сеңлесенең йөрәгендә кардиостимулятор тора.
Ильмира Нәгыймованың энесе һәм барлык ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын дигән теләктә калыйк..