Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 сентябрь , 21:28

Анимация кластеры булдырыла

Башкортстанда җитештерү базасы дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусында урнашачак анимация кластеры формалаштырыла. Бу хакта республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Кластерга Уфа сәнгать училищесы керәчәк, анда, аерым алганда, рәссам-аниматорлар әзерлиләр, шулай ук “Муха” студиясе һәм Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе керәчәк. Җитештерү базасы 2024 елның октябрендә эшли башлаячак. Аның ярдәмендә студентлар осталарда практика һәм мастер-класслар узарга, киләчәктә эшкә урнашу перспективасы булган масштаблы проектларда катнашырга мөмкинлек алачак.

Әминә Шәфыйкова билгеләп үткәнчә, кластер системасына шулай ук Уфада, Стәрлетамакта һәм Сибайда эшли торган креатив индустрия мәктәпләренең барлык өч анимацион студиясе дә керәчәк.

– Без “кванториумнар” һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре базасында мультстудияләр эшли торган муниципалитетлар белән дә хезмәттәшлеккә әзер, – диде республиканың мәдәният министры. – Безнең кластер «анимация» юнәлеше буенча профориентация платформасы булачак һәм киләчәктә анимацияне үстерүнең иң эре Евразия үзәгенә әверелергә мөмкин. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: