Уфа «Нур» татар дәүләт театры «Зур гастрольләр» программасы чикләрендә Чебоксарда чыгыш ясаячак. К.В. Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә 26-28 сентябрьдә тамашачыларга өч спектакль тәҡдим ителә: «Галиябану» —Мирхәйдәр Фәйзинең пьесасы буенча куелган мәхәббәт һәм хыянәт турындагы классик әсәр.(Режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин); «Хыял йорты» — популяр татар драматургы Илгиз Зәйниев пьесасы буенча беренче татар реалити-шоуында катнашырга теләк белдергән өч кыз турындагы музыкаль комедия. (Режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев);«Фатыйма» — Зифа Кадыйрованың «Көтеп узган гомер» повесте буенча куелган мәхәббәт турындагы спектакль (инсценировка авторы — Гөлнур Усманова).