Бүген башкалада бәйрәм гөрли! Уфаның 450 еллыгына багышланган иң чагу театрлыштырылган тамашаларның берсе Рус дәүләт драма театры каршында бара. “Уфа: батырлык һәм дан чоры” дип аталган фестивальдә тамашачылар башкала тарихының сәхнәләштерелгән вариантын карый. Уфа крепостена нигез салынганнан көннән алып, бүгенге көнгә килеп тоташкан концертта шәһәрнең профессиональ һәм үзешчән коллективлары катнаша. Бүген әлеге фестиваль кысаларында бу мәйданда 2300дән артык кеше чыгыш ясый.
Тамаша җиде өлештән тора - Уфа районнары саны буенча.
Фестиваль "Уфа туу" (Октябрь районы) программасы белән ачылып китте . Ул Уфа крепостеның төзелү вакытына багышланган иде. Аннан «Уфа. Яңа мәгърифәт" дип аталган программа (Совет районы) Салават Юлаев мирасы турында сөйләде.«Уфа дворянская» нинди булганын Ленин районы программасы таныштырды.Дим районы "Уфа. Юллар киселешендә" шәһәр үсешендә һәм аякка басуында мөһим этап ачачак тимер юл төзелешенә багышланды."Уфа. Гасырлар чатында" Калинин районы программасында шәһәр тарихының индустриализациядән алып Бөек Җиңүгә кадәрге чорын, уфалыларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары, генерал-майор Шәйморатовның, легендар 112нче кавалерия дивизиясенең батырлыклары турында сөйләде.
"Уфа. Якын горизонт" дип аталган Орджоникидзе районы программасы
XX гасырның икенче яртысы турында бәян итсә,Киров районы «Уфа. Меңьеллыкны каршылап" композициясен тәкъдим итте.
Аннан соң бәйрәмне “Уфа яңгырый!” тынлы оркестрлар бөтенрусия фестивале дәвам итте. Ә кичен башкала халкын һәм кунакларын “Уфа барлык вакытларга” шәһәр фестиваленең кичке концерт программасы көтә. 20.00 сәгатьтә башланачак чарада Олге Газманов чыгыш ясаячак.
Тамашачылар Уфаның 450 еллыгы кысаларында узган бәйрәм чараларының чагу һәм ямьле булуын, югары дәрәҗәдә оештырылуын билгели. Республика хөкүмәтенең юбилейга әзрелек эшләренә турыдан-туры катнашуы, әзерлекнең берничә ел алдан башлануы шундый күркәм нәтиҗәләргә китергәндер.
Фото: В. Шахов