Башкортстанда Дәрдемәнд хөрмәтенә беренче һәйкәл куелды.
27 август көнне Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында бөек шагыйрь, беренче гильдия сәүдәгәр, меценат Закир Рәмиев (Дәрдемәнд)кә сын куелды.
Бу вакыйгалардан алдарак, биредәге татар җәмәгатьчелеге Башкортстан Башлыгы белән очрашу вакытында Дәрдемәнднең мирасын саклау буенча фикер-тәкьдимнәрен әйткән була. Бу эш җитәкчелек тарафыннан хуплана. Һәм ул безнең чорның меценаты, эшкуар Рамил Кыямовның матди ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бюст куелган җирлекне, мәгълүмат тактасын Мәләвез районы хакимияте, Җиргән авылы биләмәсе эшләгән.
Сында Дәрдемәнд дигән язу гарәп һәм кирилл хәрефләре белән татарча язылган. Әлеге эшне әйдәп барган Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин белдерүенчә, каллиграфия язмасы рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның үрнәгеннән алынган.
Мәгълүм булганча, быел Дәрдемәнднең тууына -165 ел. Шул уңайдан аның туган җирендә – Җиргән авылында Дәрдемәннең сыны куелды.
Җиргән авылы Уфадан 180 чакрым ераклыкта урнашкан. Тарихка күз салсак, авылга 1771 елда татарлар нигез салган. Элек-электән авылда төрле милләт вәкилләре гомер иткән. Бүгенге көндә биредә 14 милләт вәкиле яши. Татарлар яшәгән урамда Дәрдемәнд, Мирсәй Әмир, Гариф Солтан туган. Бүгенге көндә ике мәчеттән азан тавышлары ишетелә. Мәдәният йортында авыллары тарихын сөйләүче музей да эшли. Мәләвез төбәге татар конгрессы рәисе Лилия Камалова барысы турында тәфсилләп сөйләде. Бәйрәм вакытында Дәрдемәндкә багышланган "Аһ, туган каумем газиз!" исемле музей күргәзмәсе эшләде.
Тантанага Уфадан Дәрдемәнднең сандыгын, шәхси әйберләрен дә алып килгәннәр иде. Аны Дәрдемәнд исемен мәңгеләштерүдә бәһаләп бетергесез эшләр башкарган Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов оештырган. Ул үз чыгышында Дәрдемәнднең бөеклеге хакында сөйләде. Һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп җырлады. Русиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиевнең чыгышы да һәркемнең күңеленә уелып калырлык булды.
Дәрдемәнднең туган авылында урта мәктәп эшли. 630 укучы белем ала. Татар теле класслары бар.
Безнең өчен зур тарихи нигез тәшкил иткән бу вакыйгада Мәләвез районы хакимияте вәкилләре, Җиргән авылы биләмәсе хакимияте рәисе Раил Габделганиев, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатов, күренекле дин әһеле, Уфаның "Ихлас" мәхәлләсенең мәҗлес рәисе, "Раббани" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, татар җыры халыкара конкурслар лауреаты Салават Әхсәнов, Мәләвез шәһәре районының Мөхәммәтша Буранголов исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Рәзилә Котлыгильдина, Уфаның фән һәм технологияләр институтының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, Дәрдемәнднең оныклары, әнисе ягыннан туганнары – Дашкиннар нәселе дәвамчылары да килгән иде. Ырымбур, Орск шәһәреннән дә Дәрдемәндне үз итүчеләр бер мәйданга җыелды.
Салават шәһәре татар конгрессының рәисе урынбасары Вадим Шәфиев, мәктәп укучылары, студентлар сәнгатьле итеп Дәрдемәнд шигырьләрен укыды. Тантана Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.
Сынчы Илдус әфәнде Закировка, хәйрияче Рамил әфәнде Кыямовка, ошбу гамәлне тормышка ашыруда биниһая көч салган Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшинга, Башкортстан татар конгрессының Җиргән авылы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия ханым Камаловага чиксез рәхмәтләрне белдерәбез, дип яздылар бу тарихи вакыйгада катнашучылар.