Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 август , 15:25

“Евразия йөрәге”: кемнәр чыгыш ясаячак?

30-31 августта Уфада “Евразия йөрәге” фестивале узачак.

30-31 августта Уфада “Евразия йөрәге” VIII Халыкара сәнгать фестивале узачак.

Open-air форматындагы бу фестиваль – Башкортостанда гына түгел, аннан читтә дә гаять зур мәдәни вакыйга. Быел ул Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүнең төп вакыйгаларының берсе булачак. Ачылу тантанасы 30 августта “Торатау” Конгресс-холл амфитеатрында була.

– “Евразия йөрәге” Уфада инде сигезенче мәртәбә узачак. “Торатау” амфитеатры ел саен йөз меңнән артык кешене җыя, алар чын күңелдән мәдәният, тынычлык һәм халыклар дуслык кыйммәтләрен уртаклашалар. Барыгызны да 30 һәм 31 августта “Евразия йөрәге”нең үзәгендә көтәбез! – диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Фестивальнең беренче көнендә күренекле һәм популяр башкаручылар чыгыш ясаячак, алар арасында “Пицца” төркеме дә бар. Аның солисты – уфалы, Башкортстанның атказанган артисты Сергей Приказчиков.

Фестивальдә катнашучыларның берсе – үзенчәлекле “Бишбармак” оркестры. Аның репертуарында классикадан алып бүгенге көнгә кадәр төрле жанрдагы 40тан артык җыр һәм композиция бар, кайбер җырлары хитка әйләнгән.

“Евразия йөрәге” тамашачыларына үз иҗатларын Русия эстрада йолдызлары Ваня Дмитриенко, Алексей Воробьев, шулай ук «HARIZMA» бойс-бэнды – 2023 елда Минск шәһәренең яшьләр эстрада театры базасында оештырылган Белоруссия төркеме бүләк итәчәк.

31 августта Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Алсу, Башкортстанның халык артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей), HammAli & Navai, ZAINETDIN һәм “Hazina” этно-проектлары, Уфаның hip-hop башкаручылары Rena RNT һәм Rody Dillon тамашачыларны үзләренең иҗаты белән сөендерәчәк, ә фестиваль Русиянең һәм Башкортостанның халык артисты Николай Басков чыгышы белән тәмамланачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: