Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
23 август , 23:16

Радий Хәбиров “Көз романтикасы” II классик музыка фестивалендә булды

Бүген, 23 августта, Уфада республика башлыгы Радий Хәбиров “Көз романтикасы” классик музыкасының икенче фестивалендә булды. Республика башкаласының 450 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чара Совет мәйданында оештырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ачык һавадагы фестиваль беренче тапкыр төбәк җитәкчесе башлангычы белән 2023 елның сентябрендә узды. Быел классик музыка чарасы өч көн дәвамында – 22 августтан 24 августка кадәр уза. Концерт программасының беренче көнендә 24,7 мең кеше булды. Кунаклар алдында Башкортстанның халык артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге республиканың дәүләт академия симфоник оркестры, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Денис Мацуев, шулай ук Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артистлары бертуган Илдар һәм Аскар Абдразаковлар чыгыш ясады.

Фестивальнең икенче көне программасында Башкортстанның халык артисты Дмитрий Крюков, үзбәк опера җырчысы, Үзбәкстанның һәм Башкортстанның халык артисты Женисбек Пиязов һәм бүгенге көндә иң кирәкле танылган кларнетчыларның берсе – Башкортстанның халык артисты Артур Нәҗиуллин җитәкчелегендәге республика Дәүләт оркестры башкаруындагы әсәрләр яңгырады.

Республика башлыгы Радий Хәбиров артистларны һәм чара кунакларын сәламләде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

– Икенче ел рәттән Совет мәйданында без “Көз романтикасы” фестивален уздырабыз. Бу мәйдан үз тарихында күп нәрсә күрде. 1942 елның кышында биредә 112 нче башкорт кавалерия дивизиясенең сугышчан  байрагын тапшыралар һәм ир-атларны фронтка озаталар. Безнең хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операциядән монда ялга кайта, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Үзбәкстан Республикасының Каракалпакстан вәкилләренә, якын дусларыбызга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Хөрмәтегезгә һәм үзе белән Ташкенттан, Каракалпакстаннан яшь артистларны алып килгән искиткеч талантлы  артист Женисбәк Пиязов өчен  рәхмәт сезгә, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: