Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
23 август , 10:21

Калфагымны кидем мин

Нинди килешә сезгә калфак, мөгаллимәләр.

Калфагымны кидем мин
Калфагымны кидем мин

Нинди килешә сезгә калфак, мөгаллимәләр.

 

 

Калфагымны кидем мин,
Ераклардан килдем мин.
Төскә матурлыгым белән
Шаккатырыйм әле мин.

Элек-электән үк калфак татар хатын-кызларының бик яраткан баш киеме булган. Кичләр утырып кызлар, серләшә-серләшә, матур бизәкләр төшереп, калфак эшли торган булганнар. Күз явын алып торган калфакларны бәйрәмнәргә, кунакларга барганда кигәннәр. Затлы киемнәргә дә бик килешкән ул.
Без, Кушнаренко районынын татар теле һәм әдәбияты укытучылары, бүген семинарга жыелдык. Үзебезнең эшкә йомгак ясап, уку-укыту эшендәге кайбер яңалыклар белән танышканнан соң, Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Кушнаренко районы Иске-Тукмаклы авылы бүлекчәсе "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, шулай ук Кушнаренко татар Конгрессы әгьзасы Фәридә Заһит кызы Локманова осталык дәресе уздырды. Без узебезне милли остаханәдә итеп хис иттек. Кул җылысы, бигрәк тә күңел җылысы биреп башкарган эш уңышлы булды, үз кулларыбыз белән калфаклар тегеп кидек. Мондый калфакларны укучы кызлар белән технология дәресләрендә дә, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында "Оста куллар" түгәрәгендә дә эшләргә була. Милли киемнәребезне киләчәк буыннарга җиткерү безнең бурычыбыз, шулай ук милләтебезгә булган хөрмәтебез дә, дип яза Рима Шамил кызы Хәйретдинова.

 

Калфагымны кидем мин
Калфагымны кидем мин
Калфагымны кидем мин
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: