Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
17 август , 09:09

Уфа каласы ни өчен матур?

Республика җитәкчелеге тарафыннан Башкортстанда мәдәният үсешенә эзмә-эзлекле ярдәм күрсәтелә.

Уфа каласы ни өчен матур?
Уфа каласы ни өчен матур?

Башкалада яшәүчеләрне буыннан буынга озата килгән сорау берләштерә – “Кунакларны кайда алып барырга һәм нәрсә күрсәтергә?” Башка чорларда яшәгән уфалылар өчен җавап бирүе кыен, әмма замандашларыбыз өчен әлеге сорау башкачарак яңгырый – “Ничек барысын да күрсәтеп өлгерергә?” Чыннан да Уфабыз күзгә күренеп матурлана. Парклар төзекләндерелә,  яңа скверлар булдырылар,  музейлар, һәйкәлләр ачыла.  Республика җитәкчелеге тарафыннан Башкортстанда мәдәният үсешенә эзмә-эзлекле ярдәм күрсәтелә. Төбәк Башлыгы инициативасы белән яңа мәдәни һәм тарихи урыннар булдырыла.

Анда могҗиза яши

Яңа ел алдыннан Уфада “Мәдә­ният” милли проекты кысаларында башкарылган рекон­струк­циядән соң Башкорт дәүләт курчак театры үз ишек­ләрен ачты. “Кайда соң монда курчак театры?” дип күрми яныннан үтеп китүчеләргә “Әнә бит!” дип күрсәткәндә, әкияти заманча бина уфалыларның хыялы гына иде әле.  Ә хәзер ул башкалабызның йөзек кашына әйләнеп, балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итеп, балкып тора.

 Театрны модерни­зация­ләү эше ике ел элек башланды һәм моның өчен 1,38 млрд сум акча бүленде. Реконструкциядән соң бинаның гомум мәйданы 2,5 мең кв. метрдан 6,4 мең кв. метрга кадәр артты.

Кичке якта яңартылган театрның түбәсендә урнаштырылган Җир шары моделе, киштәләрдәге зур курчаклар яктыртыла. Бинаның фасады да яктыртыла. Төсле витражлар һәм дизайнер карарлары театрны, чыннан да, башкалабызның визит карточкасына әйләндерде.
Театрның тышы гына түгел, эче дә искиткеч. Беренче катта 135 урынлык Кече зал һәм Пушкин әкиятләре геройлары белән бизәлгән “Алтын балык” кафесы урнашкан. Икенче катта – курчак музее һәм интерактив уен бүлмәсе.  Зур залда 300 урынга уникаль сәхнә урнаштырылган. Ул спектакльләрне оештыру мөмкинлекләрен заманчалаштыра һәм киңәйтә. Спектакль барышында курчакларның төрле биеклектә була алуы тамашаны тагын да кызыклырак итә.

–Күбрәк чаралар оештыру өчен коллективны 90 кешедән 160 кешегә кадәр арттыру планлаштырыла. Яңартылган театрда кечкенәләр өчен спектакльләр куюдан тыш, мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү буенча да яңа мөмкинлекләр ачыла бит.  Яңартылган театрда репертуар да баетылыр. Яңа тамашаларны без реконстркуциядән соң барлыкка килгән мөмкинлекләрне кулланып әзерләячәкбез, –ди  театрның директоры Альберт Имаметдинов.

Театр аллеядән башлана

 “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” программасы ярдәмендә Курчак театры янындагы территория дә төзекләндерелде. Анда Русиянең һәм Башкорт­станның танылган табигый һәм мәдәни-тарихи объектларының макет миниатюралары аллеясе булдырылды. Бу Уфаның 450 еллыгы кысаларында барлыкка килгән объектларның берсе. ЮНЕСКО реестрында булган Русиянең унике иң эре объектының миниатюралары урын алган бу территорияне ачык һавадагы чын музей дияргә дә була. Һәр объект яктырткычлы монолит поликарбонаттан ясалган саркофаг астында тора. Якында гына заманча атынгычлар, замок рәвешендәге балалар уен комплексы урын алган.

Музей кварталы

2021 елда Валериан Альбанов исемендәге котыпчылар музее ачылды. Аның ачылу тантанасында чыгыш ясап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров музейның зур шәхес, Арктиканы тикшерүче һәм котыпчының туган көнендә ачылуы символик мәгънәгә ия булуын ассызыклады.

–Без легендар якташыбыз турында хәтерне халыкка кире кайтардык. Аның язмышы бик кызыклы, ләкин фаҗигале. Бүген илебез һәм республикабыз өчен мөһим көн, чөнки без илебезнең тарихи бөеклеген тудырган кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз, — диде һәм Альбанов турында хәтирәләр укуы турында сөйләде.

Республика җитәкчесе музей оештыру башлангычы белән чыгыш ясаучыларның берсе, Аксаков исемендәге мемориаль йорт-музее филиалы мөдире, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Чвановны Аксаков ордены белән бүләкләде.

Музей экспозициясендә йөздән артык артефакт һәм төрле экспонатлар  бар. Шуларның иң зуры – Уфаның яңа арт-объектына әверелгән 19нчы гасыр якоре. Шулай ук музейда кинозал һәм мәдәни-белем бирү чаралары, осталык дәресләре үткәрү  өчен кают-компания бар.

Шунысын да билгеләргә кирәктер, Валериан Альбановка һәм Башкортстан котыпчыларына багышланган музей экспозициясе проекты Русия Президентының 6 млн сумлык грантын откан иде.

“Без музей эшчәнлеген үстерүгә бик җитди карыйбыз. Бу безнең тарихыбызны саклауга һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. Шуңа күрә без Уфаның тарихи үзәгендә зур музей кварталы булдырабыз. Ул безнең мәдәният һәм сәнгать үсеш ноктасы булачак” – ди Радий Хәбиров.

**

2024 елда Уфада Федор Шаляпин исемендәге музыка музее ачылды. Аның ачылу тантанасы  «Китап-байрам» икенче Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узды.

Яңа музей бертуган Соловьевлар йортының тарихи бинасында урнашкан. Аны булдыру өчен җәмгысе 90 млн сум акча бүленде. Экспозициянең гомуми мәйданы — 146 кв. м. Музей заллары Шаляпин чорындагы (XIX гасыр ахыры) Уфа интерьерлары стильлендә башкарылган. Аерым зал җырчының Уфадагы эшчәнлегенә, аның сәхнәдә дебютына багышланган. Нәкъ менә республикабызның башкаласында ул зур артист буларак танылган бит инде.

Бу республикадагы классик музыка тарихы буенча экспонатлар коллекциясе тупланган беренче музей. Фонд коллекциясе 900 уникаль әйбер тупланган.

–Минем өчен әлеге чын мәгъсендә ил күләмендә әһәмиятле вакыйгада катнашу зур мәртәбә. Уфада милли музыка музее ачылу Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьнең  иҗтимагый тормышның югары баскычларында торуын күрсәтә, - диде Русия милли музыка музееның генераль дриекторы Михаил Брызгалов Шаляпин музее ачылу тантанасында чыгыш ясап.

Мәйданнарда һәйкәлләр

Башкала халкының яраткан урыннарының берсе  – Совет мәйданы. Аның түрендә урын алган легендар 112-нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның башлангычы буенча куелды.

Һәйкәлдә Миңнегали Шайморатов көчергәнешле кавалерия атакасы вакытында сынландырылган. Тәвәккәл, кыю позасында әлеге күренекле шәхес – курку белмәс кавалеристның бөтен холкы чагылдырылган. Постаментның фасадында Русия герое йолдызы төшерелгән геральдик щит урнаштырылган. Щитта: “Русия федерациясе герое, генерал-майор Миңнегали Шайморатовка” дип язылган. Постаментның ике ягында Шайморатовның тамырлары һәм көрәштәшләре турында бәян итүче рельефлар тора. Ә  постаментның ике ягында урнашкан колоннада куркыныч алдында халыкның берләшүен чагылдыра һәм ансамбльгә тантаналылык һәм монументальлек өсти.

 Бер сүз белән әйткәндә, һәйкәлнең авторы – күренекле скульптор Салават Щербаков Ватанны саклаучы Башкортстан геройларының хәрби данын берләштергән  милли пантеонын булдырды.   

-Әлеге мәхабәт монумент белән без тарихка, легендага, батырлык символы булган горурлыгыбыз – генерал Шайморатовка мөрәҗәгать итәбез. Тарихи гаделлекне тергезгән, комдивка герой исемен биргән ил президенты Владимир Путинга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Генерал Шайморатовка һәйкәл, Саур-кабердә тергезелгән мемориал комплекс, Ржевсктагы совет солдатына мемориал... Болар барысы да тарихи һәйкәлләрне саклау һәм тергезү буенча илдә алып барылган зур эш нәтиҗәсе.

Монда килеп, без мәңгелеккә киткән батырларыбызның истәлеге алдында баш иябез. Без аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Без балаларыбызга һәм оныкларыбызга Ватан тарихын сөйләячәкбез, аларны чын патриот итеп үстерәчәкбез, - диде Радий Фәрит улы 2022 елда һәйкәлне ачу тантасында.   

- Гаиләбездә генерал Шәйморатовның безнең туганыбыз булуын һәрвакыт истә тоттылар. Әлеге катлаулы чорда, махсус хәрби операция барышында барыбызга да үрнәк булып торган Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылу - зур вакыйга. Республика җитәкчелегенә һәйкәл һәм Совет мәйданында төзелгән комплекс өчен рәхмәт белдерәм, - диде геройның туганы Ирек Шәйморатов.

Уфадагы барып күрер, сокланыр урыннан моның белән генә бетми, әлбәттә. Барысын да барлар өчен тулы бер гәзит тә җитмәс. Мең кат ишетәнче, бер кат күр диләр. Ә килеп күрер өчен менә дигән сәбәп – Уфаның 450 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы. Килегез, Уфа каласының ни өчен матур икәнен үзегез дә күрерсез.

фото: Эльмира Ибрагимова

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: