Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
14 август , 14:05

“Туганнар-яратканнар” гаилә берләшмәләре форумы узачак

“Туганнар-яратканнар” гаилә берләшмәләре форумы узачак
“Туганнар-яратканнар” гаилә берләшмәләре форумы узачак

2024 елның 18 августында “Торатау” Конгресс-холлында “Туганнар-яратканнар” гаилә берләшмәләре форумы узачак. Чараны “Беренчеләр хәрәкәте” гомумрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, БР Фән һәм мәгариф министрлыгы, шулай ук БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештыра.

Форум гаилә җәмәгатьчелеген үстерү, Русиянең иң яхшы гаилә тәҗрибәләрен тәкъдим итү һәм гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре нигезендә тәрбия институтларына системалы ориентирлар кертү өчен мохит булдыруга юнәлдерелгән. Форумда 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре (законлы вәкилләре), өлкән буын вәкилләре (картәти-картәниләр) һәм башка балигъ булган гаилә әгъзалары (апалы-сеңелле, абыйлы-энелеләр) катнашачак.

– Нәкъ менә шуңа күрә 2023 ел дәвамында балалары хәрәкәттә катнашкан актив гаиләләрдән “Туганнар-яратканнар” гаилә берләшмәсе формалашкан. “Туганнар-яратканнар” форумы Русиядә гаилә елының старт вакыйгасы, буыннар диалогы, балалар һәм өлкәннәрнең уртак иҗаты өчен киңлек булып торачак. Ул илебез төбәкләренең казанышларын гаилә казанышлары, гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре күзлеге аша күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады беренчеләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров.

Форумда катнашучылар гаилә бәйләнешләрен ныгыту өчен мастер-класслар һәм квизлар узачак, шулай ук ата-аналар һәм өлкән буын вәкилләре өчен файдалы лекцияләргә йөриячәк.

Барлык нечкәлекләр һәм яңалыклар БРның Беренчеләр хәрәкәтенең рәсми битләрендә бастырылачак: будьвдвижении.рф һәм vk.com/mypervie



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: