Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 август , 18:46

Бүздәктә бәлеш пешә

"Бәлешфест" 2017 елдан бирле үткәрелә.

Бүздәктә бәлеш пешә
Бүздәктә бәлеш пешә

"Бәлешфест"  2017 елдан бирле үткәрелә.  

 

Елдан-ел популярлашучы бу бәйрәмне уздыруның төп максаты - Башкортстан Республикасы халыкларының милли ашларын өйрәнү, саклау һәм үстерү. Фестивальдә Башкортстан Республикасында яшәүче халыкларының милли ашлары белән кызыксынучы һәркем катнаша ала. Төп катнашучылар республиканың төньяк-көнбатыш районнары халкы булачак. Шулай ук күрше төбәкләрдән дә вәкилләр килүе көтелә. «Бәлешфест-2024» милли ризыклар бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен төрле программа әзерләнгән: аш- су әзерләү буенча остаханәләр,  осталар конкурслары, башкорт, татар, урыс, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм Башкортстан Республикасында яшәүче башка халыкларның милли ризыкларын презентацияләү һәм дегустацияләү.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышларының берсендә болай дигән иде: "Мәдәниятнең чикләре юк. Ул - кешеләрне, аларның гражданлыгына, милләтенә, диненә карамастан, берләштерә торган корал".

"Бәлешфест"ның да милләтара бәйрәм буласына шик юк. Ул  җырлар, халык уеннары һәм биюләр, милли музыка коралларында уйнау белән үрелеп барачак. Чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар өчен 10 тематик мәйданчык эшләр: милли киемнәр, йорт кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, кәсепчелек эше, төрле кызыклы фотозоналар.

"Бәлешфест" фестиваленең кульминациясе - зур бәлешне кисү һәм бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны сыйлау.

Оештыручылар: Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты, Бүздәк районы хакимияте, «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Фото: Башинформ

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: