Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
8 август , 11:48

“Уфага мәхәббәт белән”

Күргәзмәнең авторы - Русия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, күренекле шагыйрь Роберт Рождественскийның кызы,  Екатерина Рождественская.

“Уфага мәхәббәт белән”
“Уфага мәхәббәт белән”

Башкортстанның Милли музеенда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров “Уфага мәхәббәт белән”  фотокүргәзмәсен ачуда катнашты. Ул республика башкаласының 450 еллыгына багышланган. Күргәзмәнең авторы - Русия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, күренекле шагыйрь Роберт Рождественскийның кызы,  Екатерина Рождественская.
«Уфага мәхәббәт белән» фотопроекты мәдәни һәм тарихи элемтәләрне ныгыту, Башкортстан мирасына игътибар арттыру өчен тәкъдим ителде. Анда Русиянең танылган шәхесләре – эстрада, театр, кино артистлары катнашты. Күргәзмә кунаклары эстрада башкаручысы Лев Лещенко, мәдәният эшлеклеләре Әскар һәм Илдар Абдразаковлар, җырчы Лариса Долина, актер Сергей Безруков, җырчы Николай Басков һәм башка шоу-бизнес йолдызларының фотопортретларын күрә ала. Проектта катнашып, фотога төшкән һәркем республика тарихы һәм мәдәнияте турында үз фикерен белдерә.
– Бүген Уфа үзенең 450 еллык юбилеена чираттагы иҗади бүләкне – «Уфага мәхәббәт белән» дип аталган искиткеч фотопроектны кабул итә, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Фотосурәтләр – искиткеч, якты кешеләр галереясе. Аларның һәркайсы безнең мәдәниятебез һәм көнкүрешебез элементлары белән фотога төшкән. Проектта катнашучыларның барысы да – спортчылар, музыкантлар, сәясәтчеләр һәм башка танылган кешеләр – безнең башкаланың амбассадорлары булып чыгыш ясый, аның нинди искиткеч булуын күрсәтә.
Екатерина Рождественская танылган кешеләр Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланган проект өчен фотога төшү тәкъдимен бик теләп кабул итүен әйтеп китте.

–Бу проектта катнашырга беркемне дә үгетләргә туры килмәде. Кешеләр безнең Уфа юбилеена фотога төшү үтенечебезгә мәхәббәт һәм ярату белән карады. Бердәм омтылышта без барысын да берничә көн эчендә төшердек, – дип уртаклашты проект авторы.

Шулай ук республиканың Милли музеенда "Уфа – 450. Кешеләр һәм шәһәр" фотокүргәзмәсе эшли. Проект авторлары – танылган фотохәбәрчеләр Вячеслав Стрижевский һәм Рәиф Бадыйков.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: