“Мәдәният” милли проекты кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылган Илеш районы Шәммәт авылы клубы хезмәткәре Раушания Әхмәтҗанова чын күңелдән авылдашлары өчен сөенә
Чөнки авылдагы мәдәният йорты - мәдәни тормышның үзәге. Концертлар, бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары, җыелышлар – барысы да шунда үтә.
Саннарга күз салсак, 2019 елдан алып бүгенгәчә республикада 8 авылда яңа клуб төзелгән (Ябалак һәм Иске Күктау (Илеш), Түбән Кыйгы (Кыйгы), Мәрсәлим (Салават), Яугилде (Караидел), Кабак (Кырмыскалы), Тирлән (Белорет), Олы-Теләк (Иглин) авылларында).
3 мәдәни күңел ачу йортында төзекләндерү эше башкарылса, 51ендә капиталь ремонт эшләнгән. 10 автоклуб (Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман, Тәтешле һ.б.районнар өчен) алынган. Агымдагы елда тагын бер автоклуб алыначак, 3 модельле китапханә төзеләчәк. 2024 елда Дүртөйле районы Төрбәк авылында мәдәният йорты төзелә. Тагын 14 объектта капиталь ремонт үткәрелә.
Алар арасында халкыбызның яраткан әдибе, Тататрстанның һәм Башкортстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган авылының мәдәни учагы да бар.
Илеш районы Шәммәт авыл клубында «Мәдәният» милли проекты кысаларында реновация юнәлешендә капиталь ремонт һәм тирә-ягын матурлау эшләре башкарылган. Әйткәндәй, анда шагыйрьнең музее да урнашкан. Бинаның фасады яңартылган, идәннәре яңадан җәелгән, җылыту системасы газга күчерелгән, тәрәзә һәм ишекләре алыштырылган. Грим бүлмәсенә һәм сәхнәгә ремонт эшләре башкарылган. Яңа бинаны яңа җиһазлар да ямьли хәзер. Шулай ук сәхнә костюмнары да ялт итеп тора– өр-яңа. Барысыннан да ныграк боларның һәммәсенә Шәммәт авыл клубының мәдәни оештыручысы Раушания Ринат кызы Әхмәтҗанова сөенә.
–Клубыбызда тематик кичәләр, йолалар, календарь бәйрәмнәре бик күңелле үтә. Авылдашыбыз Роберт Миңнуллинның музеена экскурсияләр даими оештырыла. Анда яраткан шагыйребезнең шәхси әйберләре, китаплары саклана. Клубта шулай ук китапханә эшли. Аның фондында меңнән артык китап бар. Яңартылган, ямьләнгән клубта мәдәни чаралар тагын да күңеллерәк уза башлар дип өметләнәм, –ди ул.
Әлбәттә, бина белән җиһазда гына да түгел хикмәт. Телевизорын кабызып, телефонын тотып, өенә бикләнгән кешеләрне чакырып чыгарырлык дәрәҗәдә күңел биреп, бар көчен салып эшләгән кеше булырга тиеш. Мәдәният йорты никадәр төзек, хәтта яңа булмасын, ул нибары бина гына. Аның күңеле, җаны юк. Авыл клубларын чын мәгънәсендә мәдәни учакка әйләндерүче - ул анда эшләүче хезмәткәр. Оештыручы дәртле, чәмле булса, чаралардан яше дә, карты да читтә калмас.
Бу җәһәттән республикада уңышлы эшләп килүче “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасын билгеләп үтәргә кирәк. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә куелды. Әлеге программага ярашлы, мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр акчалата ярдәм бирелә. 500 мең сум акчаны мәдәният белгече торак шартларын яхшыртуга тота.
“Русия Федерациясе Президенты Федераль Җыелышка Юлламасында илдә “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы эшләтеп җибәреләчәге турында игълан итте. Башкортстанда мондый проект 2021 елдан бирле эшли һәм без аны туктатмаячакбыз. Авыл мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итүебезне дәвам итәбез, аларның саны бездә – 10 мең,- диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 11 мартта видеоконференция режимында Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында үткән IV “Арт-Корылтай” мәдәни форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда.
Миякә районының балалар сәнгать мәктәбендә эшләп йөрүче яшь белгеч Алмаз Арсланов нәкъ шушы программа буенча алынган субсидия ярдәмендә торак ипотекасының бер өлешен каплаган.
– Мин үзем Кыргыз-Миякә авылында туып-үстем. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач, туган ягыма кайтып, эшли башладым. “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы турында ишеткәч, катнашырга уйладым. Минем өчен бу программа зур ярдәм булды, – ди яшь белгеч.
Соңгы елларда төбәк җитәкчелеге тарафыннан Башкортстанда мәдәният үсешенә эзмә-эзлекле рәвештә ярдәм күрсәтелә. Безнең республика актив рәвештә төрле дәрәҗәдәге фестивальләрне, бәйрәмнәрне кабул итә, яңаларын ача.
Менә шундый дөньякүләм әһәмиятле чаралар белән беррәттән Башкортстан Башлыгы җирле дәрәҗәдә авылларда да мәдәнияткә ярдәм күрсәтүгә зур әһәмият бирә. Бу хакта саннар да сөйли. 2019 елда мәдәният өлкәсенең гомум тупланма бюджеты 11, 794 млрд.сум тәшкил итсә, быелга (фаразлар буенча) - 14,486 млрд. сум. Шушы еллар эчендә федераль бюджеттан 3,8 млрд сум акча килгән. Шуның 1,5 млрд. сумы "Мәдәният" милли проекты чикләрендә бүленгән. Әлеге ярдәм белән мәдәният учакларын төзү һәм ремонтлау, аларны корылмаларга һәм транспортка баету буенча зур эшләр башкарылган. Соңгы 5 елда республикада 94 мәдәният объекты төзелгән һәм ремонтланган, 344 мәдәният йортына заманча корылмалар кайтырылган. 16 модельле китапханә, 11 виртуаль концерт залы булдырылган.
Иң истә калган мәдәни чаралар
2021 елда Башкортстанда Бөтендөнья фольклориадасы үтте. Анда 37 илдән 1 меңнән артык катнашучы килгән иде. Чара барышында республикага 60 мең турист килеп китте.
2023 елда Русия һәм Беларусь респуликасы төбәкләренең 10нчы форумы кысаларында “Славаянский базар в Сердце Евразии” гала-концерты узды. “Дуслык хороводы” дөньякүләм милли киемнәрдә түгәрәк әйләнгән иң күләмле чара дип танылды. Анда 2834 кеше әйлән-бәйләндә булды. Былтыр сентябрь аенда Уфада “Әйдә, уйнарга!” беренче бөтенрусия фестивале оештырылды.Ә аңа кадәр шаулап-гөрләп “Китап бәйрәме” халыкара китап ярминкәсе үтте. Быел әлеге чара тагын да киңрәк масштабларда оештырылды. Анда 6 чит илдән һәм 18 төбәктән үз продукциясен 233 нәшрият һәм китап сәүдә нокталары тәкъдим итте. Ярминкәгә 173,6 мең кеше килде.
Уфада “Геройлар дәвере” беренче Бөтенрусия патриотик җырлар фестиваленең финалы узды. Әлеге чара илебезнең 28 төбәгеннән һәм Башкортстаннан 425 кешене берләштерде.