Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
31 июль , 12:05

Әләгәздә – «Чияле тау» фольклор бәйрәме

Легендар Мунсук тауларында чия өлгергән чакта Әләгәздә – «Чияле тау» фольклор бәйрәме  узды.

Әләгәздә – «Чияле тау» фольклор бәйрәме
Әләгәздә – «Чияле тау» фольклор бәйрәме

Легендар Мунсук тауларында чия өлгергән чакта Әләгәздә – «Чияле тау» фольклор бәйрәме  узды.

 

Мәчетле районы Башкортстанның искиткеч матур табигатьле урынында урнашкан. Биек таулар, каен урманнары, елга-чишмәләргә бик бай. Легендар Мунсук тауларында чия өлгергән чак. Җәен кунакка кайткан һәркем бу биек тауларга менеп,  чиләкләре тулганчы чия, жиләк жыймый китмидер. Шушы файдалы да, ямьле дә чия агачы, чия җимеше белән бәйләп, Әләгәз авылы клубында «Чияле тау» дип исемләнгән, “Гаилә елы”на багышланган зур, күнелле чара үтте. Бу матур чарада Мәләкәс, Боргатья, Буртаковка авылларыннан, ОПХдан мәдәният хезмәткәрләре, «Өмет», «Сударушка» вокаль ансамбльләре, «Нәүруз» халык-уен кораллары оркестры, бәйрәмгә чакырылган бик күп матур, актив, эшчән гаиләләр катнашты.

Чараны Әләгәз авылы биләмәсе рәисе Тәлгать Мәксуд улы Вәлитов ачты. Иң беренче булып ул килгән кунакларны, тәбрикләү өчен чакырылган матур парлы гаиләләрне, тамашачыларны олы бәйрәм белән котлады. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш яугирләрнең исән-сау кайтуларын, ата-аналарының, туганнарының исәнлеген, аларга сабырлык теләп сүзен йомгаклады.

Чараны алып баручы Галия Вахитова җиде пар гаиләне сәхнәгә чакырып, таныштырып, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм чия турында җырлар, биюләр, келәу-теләүләр әйтеп, күктән – яңгыр, кояштан – җылы, табигатьтән бәрәкәт теләп, төрле викторина-уеннар белән үрелеп барды, –дип хәбәр итте Мәчетле районы татар милли автономиясе рәисе Зөлфирә Сәлимова. – Йолаларга тугры калып, алган юнәлеш буенча илһамланып эшләүче татар теле, татар милләте дип янып йөрүче  иң актив хатын-кызларга урындагы  милли мәдәни татар автономиясенен, Башкортстан татарлары Конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тамашачылар, килгән кунаклар фольклор төркемнәрнең чыгышларын бик җылы кабул итеп, «Нәүруз» уен кораллары ансамбле уйнаган ахыргы күнелле  бию көйләренә – рус, татар, башкорт халкы вәкилләре бердәм булып, кулга-кул тотынып, түгәрәк уен белән бәйрәмне тәмамлады. Чәй өстәле артында чия кайнатмасы белән кайнар чәйләр эчә-эчә бик озак, таралырга ашыкмый, хәбәрләшеп утырдылар. Югары оешканлык белән үткән бу ял кичәсеннән бар да канәгать булып,  оештыручыларга, артистларга кат-кат рәхмәт сүзләрен житкерделәр.

Әләгәздә – «Чияле тау» фольклор бәйрәме
Әләгәздә – «Чияле тау» фольклор бәйрәме
Әләгәздә – «Чияле тау» фольклор бәйрәме
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: