Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 июль , 17:03

Юлия Началованың кызы кайда укырга кергән?

   Җәй – укучыларның мәктәпне тәмамлап, уку йортларына укырга кергән, үзләре теләгән һөнәрне сайлаган вакыт.

Юлия Началованың кызы кайда укырга кергән?
Юлия Началованың кызы кайда укырга кергән?

Җәй – укучыларның мәктәпне тәмамлап, уку йортларына укырга кергән, үзләре теләгән һөнәрне сайлаган вакыт.

   Моннан берничә ел элек мәрхүм бүлган билгеле җырчы Юлия Началованың кызы Вера Алдонина да мәктәпне тик “5”ләргә генә тәмамлаган һәм хәзер югары уку йортына документларын тапшыру белән мәшгуль.

   Картәтисе әйтүенчә, Вера, әнисе эзләре буйлап барып, актриса һөнәрен үзләштерергә тели. Шулай итеп, ул ВГИКны сайлаган.

   Кызкай чын-чынлап булдыклы икән: ул чит телләрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә белем алган һәм әдәбият буенча дәүләт имтиханын – 100 баллга, ә рус теленнән – 97 баллга тапшырган һәм мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган.

Фото:  starhit.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: