Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 июль , 14:18

“Бәхетлерәк булырга вакыт җитте”

Җырчы Алсу тормышын өр-яңадан башларга җыенамы?

“Бәхетлерәк булырга вакыт җитте”
“Бәхетлерәк булырга вакыт җитте”

Җырчы Алсу тормышын өр-яңадан башларга җыенамы?

   Соңгы вакытта Алсу исеме иң кызу яңалыклар уртасында кайный: беркем дә көтмәгән җирдән җырчы ире Ян Абрамов белән аерылышачагы хакында хәбәр итте.

  Ә бит аларның никахын бар халык сокланып күзәтте: шаккатмалы туй ( никах турындагы белешмәне хәтта Мәскәү мэры Юрий Лужков үзе тапшырды!), матур һәм бәхетле күренгән гаиләдә бер-бер артлы өч бала туу һ.б. яңалыклар гел күз алдында булды.

   Ләкин 18 ел бергә яшәгәннән соң аларның гаилә корабы җимерелү алдында калды. Алсу башта чүпне йорттан читкә чыгарырга теләмәде, шулай да быел яз... җырчының аерылышуга гариза биргәнлеге билгеле булды.

   41 яшьлек Алсу бу чакта да сабыр була белә һәм үзен алда тик бәхетләр генә көтүенә ышана. Шәхси блогында ул печеньеда язылган һәм уңай кәефкә илтүче фараз рәсемен куйган. “Күкләр хәл итте – сезгә бәхетлерәк булырга вакыт җитте”,- дип язылган икән анда.

Фото: starhit.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: