Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
4 июль , 11:23

Филүс Каһировның дебюты бүген!

«Җәлил» операсында Җәлил партиясе якташыбызның бу операда дебюты.

Филүс Каһировның дебюты бүген!
Филүс Каһировның дебюты бүген!

«Җәлил» операсында Җәлил партиясе якташыбызның бу операда дебюты.

Бүген Казан шәһәрендә  Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы күрсәтеләчәк. Спектакльне «Россия-Культура» телеканалы яздырачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсында Җәлил партиясен Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров  башкарачак – бу аның әлеге операда дебюты.

Иртәгә, 5 июль көнне, 13.30 сәгатьтә «Җәлил» операсы хәйрия буларак хәрби хезмәткә алынучыларга, курсантларга, контракт буенча хезмәт итүчеләргә хәрби хәрәкәт ветераннараны, ДОСААФ РТ әгъзаларына күрсәтелә.

 «Җәлил» операсының премьерасы 1957 елда булган. 2011 елда ул композиторның 100 еллыгы уңаеннан яңартылган.  

Чакырылган солист буларак Филүс Каһиров опера сәхнәсендә Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсында Шаһ Гали, Эльмир Низамовның «Алтын Казан» операсында Битимер, П.И.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ленский партияләрен башкарды.

Югары зәвыклы сәнгатьне таратуда якташыбызга зур уңышлар телибез. Их, барып күрәсе килә!

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: