Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
2 июль , 18:51

Григорий Лепс 18 яшьлек кызга өйләнә

61 яшьлек Григорий Лепс һәм МГИМО студенткасы Аврораның бергәләп халык арасына чыкканы бар иде инде.

Григорий Лепс 18 яшьлек кызга өйләнә
Григорий Лепс 18 яшьлек кызга өйләнә

   61 яшьлек Григорий Лепс һәм МГИМО студенткасы Аврораның бергәләп халык арасына чыкканы бар иде инде. Бүген килеп артистның кызга бик-бик кыйммәтле йөзек бүләк итүе билгеле булды. Бәлки, өйләнергә дә исәбе бардыр...

   Аврора Киба – Лепсның якын дусты Татьяна Кибаның кызы. Әнисе кызының Григорийны егете итеп сайлауны хуплый икән. Кыз балет мәктәбендә шөгыльләнгән, фотолардан күренүенчә, ул сәяхәт итәргә һәм матур тормышта яшәргә ярата.

   Якыннан белгән кешеләре әйтүенчә, Лепс нәкъ менә яшь сөеклесе хакына спорт белән шөгыльләнә башлаган һәм спиртлы эчемлекләр белән дуслыгын өзгән.

   Сез ничек уйлыйсыз, чын хәбәрме икән бу?

Фото: vokrug.tv

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: