Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 июнь , 11:27

"Татар кызы" конкурсы үтте

Күңелле чара дәртле биюләргә, моңлы җырларга бай булды. Һәм, әлбәттә, милли аш-су әзерләү буенча бәйгедә дә сынатмады кызлар.  

"Татар кызы" конкурсы үтте
"Татар кызы" конкурсы үтте

Уфаның «Zaman» ресторанында «Татар кызы» республикакүләм гүзәллек һәм осталык бәйгесе үтте. Әлеге мәдәни чараның төп максаты– милләтебезнең йөзек кашы булачак яшь кызларга рухи мирасыбызны тапшыру һәм шул ук вакытта заманга яраклашкан хатын-кыз образын булдыру, аның социаль статусын ныгыту.
Күңелле чара дәртле биюләргә, моңлы җырларга бай булды. Һәм, әлбәттә, милли аш-су әзерләү буенча бәйгедә дә сынатмады кызлар.  
Конкурста катнашучылар яшьләр оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Ә чара үзе “Татарча фатирник”, “Zaman” татар-башкорт яшьләре клубы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ярдәме белән оештырылды.
Уфада «Татар кызы» исеме өчен ярышкан конкурсантларны бәяләүче жюри составында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Гүзәл Әхмәтова, Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, "Татарча фатирник" яшьләр оешмасы җитәкчесе Диана Йосыпова, "Zaman” татар-башкорт яшьләр клубы җитәкчесе Альберт Шәңгәрәев бар иде.

Дәртле һәм кызу барган бәйгедә җиңүче исеменә Алсу Дәүләтшина лаек булды. Ул барлык биремнәрне уңышлы үтәп чыкты. Җиңүче чибәргә Уфа "Нур" татар дәүләт театрына бер еллык абонементы тапшырылды.

Фото: Зарина Заһитова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: