+2 °С
Болытлы
Русиянең халык артисты Равил Шәрәфиев Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры сәхнәсендә соңгы ролен уйнады. «Сөясеңме, сөймисеңме» спектакленнән соң артист: «Һәрнәрсәнең ахыры була, шушы театрда 63 ел гомерем үтте. «Срогым җитте», бу соңгы спектаклем»,– дип, тамашачыларга рәхмәтен белдерде.