Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 июнь , 11:03

Остаз белән әдип дуслыгы

Чакмагышта гына түгел, ә бөтен Башкортстанга, хәтта чит төбәкләргә билгеле шәхесләр булган Марис ага Нәзиров һәм Фәүзә апа Гәсакировалар минем картәти һәм нәнәй – Әгъдәл һәм Сәмига Низаевларның гомерлеккә якын гаилә дуслары булдылар.

Остаз белән әдип дуслыгы
Остаз белән әдип дуслыгы

Чакмагышта гына түгел, ә бөтен Башкортстанга, хәтта чит төбәкләргә билгеле шәхесләр булган Марис ага Нәзиров һәм Фәүзә апа Гәсакировалар минем картәти һәм нәнәй – Әгъдәл һәм Сәмига Низаевларның гомерлеккә якын гаилә дуслары булдылар. Үзем исә Марис абыйларның кызлары Сөмбел һәм уллары Рузил белән бергә үстек, ни дисәк тә, урамдашлар идек бит.

   Бүген мин «Өмет» укучыларын күренекле әдип Марис Нәзиров биографиясенең кайсыбер кызыклы фактлары белән таныштырып үтәргә булдым. Бар гомерен Чакмагышның «Игенче» гәзитенә багышлаган абруйлы журналист, танылган шагыйрь һәм язучы Әгъдәл Низаевның «Без кичергән кырыс заман» китабындагы «Журналист блокнотыннан» исемле бүлектәге истәлекләр нигезендә язам.

  • Яшьтән үк Марис аганың беренче шигырьләрен «Игенче» гәзитенең әдәби битенә бирүчесе картәтием була.

   «Мин  редакциядә әдәби хезмәткәр булып эшләгән елларда,  Үрнәк авылы урта мәктәбен тәмамлагач,  «Игенче»гә эшкә килде. Моңа кадәр аның авылда иҗат итеп, кулдан кәгазьгә күчереп җибәргән  шигырьләрен һәм мәкаләләрен шактый гына укырга туры килде. Мин ул елларда гәзитнең әдәби хезмәткәре идем. Ә хатлар бүлеге мөдире әдәби язмаларның барсын да миңа китереп өстәлгә  өйде. Марисның  иҗат җимешләре шул чакларда  ук уңышлы гына чыга иде. Пешеп җитмәгәннәре дә булгандыр. Әдәм баласы соңрак нинди һөнәр иясе булып өлгәшсә дә, барысын да белеп тумый бит әле. Аны үзенең тырышлыгы, осталыгы, барын да  өйрәнергә тырышуы өйрәтә. Алары ул чакларда нинди дәрәҗәдә икәнен хәзер төгәл генә әйтеп бетерә алмыйм. Әмма шул дәвердә  ук ул гәзиткә урнаштырырлык шигырьләр җибәрә иде. Аларның берсе дә карамыйча, укымыйча, кәрзингә ташланганы булмагандыр. Кайсыбер очракта, гәзиткә әзерләгәндә, бергәләп төзәткән чаклар да хәтердә», – дип язып калдырган Әгъдәл Низаев.

  • Алгарак китеп шуны да билгелим, яшь шагыйрьнең беренче шигырьләренә картәти кәламен тидерергә базнат итсә, соңыннан Марис ага аның «Бал кортлары безнең дусларыбыз», «Туган як чишмәләре», «Без яшәгән кырыс заман», «Бал бабай xикмәтләре» дигән китапларының редакторы булды. Гомерләренең соңгы елларында бер урамда яшәделәр. Марис ага яңа язган шигырьләрен кульязмада чагында ук алып килер иде, бергәләп укый иделәр. Ул кульязмаларның әле дә бездә сакланганнары бар.
  • Марис ага һәм Фәүзә апа Гәсакированың бергәләп иҗан иткән, эстраданың популяр җырчысы Винера Ганиева башкаруында хитка әверелгән «Очмыйча түзеп кара» җыры заманында район гәзитендә «Йорт казлары» исеме астында чыгарылган булган.
  • «Үзем узган гасырның 60нчы елларында бүлмәбездә рәттән торган өстәлләр артында бергәләп утырган, байтак кына материалларны иҗат иткәндә киңәшләшкән, ошамаган урыннарын укыганда кызу-кызу бәхәсләшеп алган Марис исемле егетнең мөхәррир урынына утырачагын күңелем белән  сизендем. «Игенче» газетасын алмаштыру көтелгән елларда ул Уфа каласында яшәгән җиреннән Чакмагышка кайтып, үзешчән  композитор  Фәүзә Гасакирова белән чәчләрен чәчкә бәйләп, бергә гаилә корып,  матур итеп яши башлаганнар иде инде. Бервакыт урамда очрап, ул минем машинага утыргач, сорау да бирдем, баш мөхәррир вазыйфасына алынырга үгетләдем дә», – дип язган картәти.
  • Яшь кенә, әмма бик талантлы Марис Нәзиров Чакмагыш редакциясенә эшкә килгәч, шактый гына вакыт картәтием фатирына сыендыра, бергәләп яшиләр. «Бик изгелекле кеше иде ул. Минем кебек авырлык белән эшкә йөргән кешегә ул бик әйбәт иптәш тә булды. Физик ярдәм кирәккәндә авырсынып тормады. Берникадәр эшләгәч, хәрби хезмәткә китте. Аннан да еш кына хатлары миңа килде. Коллективта аларны бергәләп укыдык. Шигырьләре матбугатта басыла торды.  Бәйләнешне  өзмәде», – диелә Әгъдәл Низаев истәлекләрендә. Әйтергә кирәк, картәти эш дәверендә аеруча Үрнәк, Аблай авылыннан чыккан күп кенә яшь журналистларны курчалап тора, матбугат өлкәсенә юнәлеш бирә.
  • Марис ага Нәзиров Чакмагышның «Игенче» газетасына баш мөхәррир итеп тәгаенләнгәндә типография бинасының эче дә, тышкы күренеше дә үзгәртү сораган. «Кайларга баргандыр, кемнәр белән сөйләшкәндер, ансын анык кына әйтеп бетерә алмыйм. Коллектив эшли, иҗат итә торган бүлмәләр, тышкы стена, тәрәзәләр европа стиле белән ремонтланды, эшләнде, бүлмәләр яңача үзгәртелде. Еш кына бер яңалык эшләтә иде. Ай саен тагын бер өр–яңа «Сакмагош чаткылары» дигән гәзит тә дөнья күрә башлады. Ел саен аның тиражы арта бара. Соңгы елларда типографиядә хәбәрчеләрнең әдәби китаплары, язмалар нәшер ителә башлады.   Үземнең дә бал кортлары эшчәнлеге турында  тәҗрибәм, әдәби әсәрләрем кергән берничә китабым нәшер ителде. Башка иптәшләр дә үзләренең китапларын биредә бастырып чыгарды. Монысы да алга китеш булып тора», – дип теркәлгән хатирәләр тарих битләренә.
  • «Кайсыбер җитәкчеләр пенсиягә аркасын терәп утырса да, утыргычыннан нигәдер тиз генә торып, өенә кайтырга ашыкмый. Халык телендә шундый бер кыска гына кызык хикәят бар. Берәүнең теге дөньяга кайтып китәр вакыты җиткән икән. Аның җанын алырга  янына фәрештә килгәч, бу кеше аңа үпкәли, имеш. Марис дус үзвакытында урындыгын бушатып, пенсиягә чыкты», – дип зур ихтирам белән язылган басмада.
  • Әдипнең яшьлектәге остазы һәм якын дусты булган картәтием оештырган «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсенә Марис Нәзиров исеме бирелде.

  Чакмагышның билгеле улы булган әдип Марис ага Нәзировның якты рухына багышланган язмам аңа изге дога булып барсын, якташларым танылган язучыларны гомер бакый хөрмәтләп яшәсен!

Юлай НИЗАЕВ, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: