Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 июнь , 19:13

Данир Сабировның әнисенең әнисе кем булган?

Моны исәул вафат булгач кына белгәннәр.

Данир Сабировның әнисенең әнисе кем булган?
Данир Сабировның әнисенең әнисе кем булган?

Моны исәул вафат булгач кына белгәннәр.

   Данир Сабировның әнисенең әнисе Бакалыдан булган. Ул аның керәшен икәнен белмәгән. «Әниемнең әнисе керәшен минем. Әти яклап Үзбәкстан китә. Әни яклап бабам - татар, Азнакайдан. Әби – Бакалыдан. Бабай әбине татар авылына алып кайткан да, гомер буе аны "Зилә" дип йөрткәннәр.

   Әби мәрхүмә булгач та аптырадым. Кеше үлгәч, үлү турында таныклык бирәләр бит. Шунда әбинең кыз фамилиясе язылган – Ефимова Зинаида Петровна. Бәлки, авылда белгәннәрдер, мин гомер буе белмәгәнмен. Әби миңа 13 яшь булганда мәрхүм булды. Бик хәтерләмим дә. Алар гаиләдә бишме, алтымы бала булган. Зоя, Рая, Валерий дәдәй, түтәйләр Башкортстандагы концертларга килә. Алар белән аралашып торабыз. Ул районда алдынгы сыер савучы иде. Шул гына истә калды. Сабан туйларында да аны иң беренче бүләклиләр иде», – дип сөйләгән булган Данир Сабиров керәшеннәрнең «Туганайлар» гәзитенә. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=44432

Чыганак: matbugat.ru

Фото: kazanfirst.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: