Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 июнь , 14:41

"Яшьлегең ишек шакыса"

Башкортстанның - халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина үзенең юбилеен Нурания Җамали пьесасы буенча куелган спектакле белән каршы алды.

"Яшьлегең ишек шакыса"
"Яшьлегең ишек шакыса"

Башкортстанның - халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина үзенең юбилеен Нурания Җамали пьесасы буенча “Яшьлегең ишек шакыса” спектакле белән каршы алды. Премьера кичә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында үтте. Яңа сәхнә әсәренең режиссеры - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев.
Спектакль башланыр  алдыннан актрисаны хезмәттәшләре, дәүләт эшлеклеләре, дуслары һәм, әлбәттә, тамашачылар котлады. Беренчеләрдән булып юбилярга изге теләкләрен БР мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин җиткерде. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү хатын укып ишеттерде.
Шулай ук котлау сүзләре белән Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе урынбасары Заһир Хәкимов чыгыш ясады.  Уфа шәһәре округы хакимиятенең Мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы урынбасары Дания Колсарина, Уфа шәһәр округының Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Бикимбәтов та матур теләкләрен җиткерде.
Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган сәхнә әсәрендә төп рольне, әлбәттә, Рәсимә Гайфуллина үзе башкарды.  Аналар хәстәрлеге, балаларга карата җылылык, гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган тормышчан әсәрнең тамашачылар күңеленә хуш килүен көчле алкышлар аша аңларга мөмкин иде.

Котлаулар премьерадан соң да дәвам итте.  Рәсимә Гайфуллинаны хезмәттәшләре, төрле театрларда эшләүче иҗатташлары – М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, Салават башкорт дәүләт драма театры, А. Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры, Стәрлетамак дәүләт концерт-театр берләшмәсе артистлары матур теләкләрен җиткерде.
Юбилярны котларга Г. Камал исемендәге Татар академия драма театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина да килгән иде. Ул  сүзләр белән генә түгел, җыр белән дә котлады.
"Нур" театры директоры Фирзәт Габидуллин Рәсимә Риф кызына Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге “Театр сәнгатендә купьеллык хезмәте һәм югары казанышлары өчен” медален тапшырды.
Эдуард Зарипов фотолары.

"Яшьлегең ишек шакыса"
"Яшьлегең ишек шакыса"
"Яшьлегең ишек шакыса"
"Яшьлегең ишек шакыса"
"Яшьлегең ишек шакыса"
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: