Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 июнь , 11:30

Китапханә – рухи хазинә!

Китапханәләрне бүген һич тә элеккечә, укучылар залында хөкем сөргән тулы тынлык белән генә, күз алдына китереп булмый.

Китапханә – рухи хазинә!
Китапханә – рухи хазинә!

27 майда илебездә Гомумрусия китапханәләр көне киң билгеләп үтелде. Бу әлеге һөнәрнең тормышыбызда бик тә мөһимлеген һәм зур хөрмәткә лаек булуын ачык күрсәтә. Бу бәйрәм әлеге өлкәдә эшләүчеләргә генә түгел, ә безгә, китап сөючеләр өчен дә бик якын.

   Китапханәләрне бүген һич тә элеккечә, укучылар залында хөкем сөргән тулы тынлык белән генә, күз алдына китереп булмый. Алар гөрләп үткән төрле чаралары, күпсанлы укучылары һәм, әлбәттә, һәркемгә ярдәмгә әзер торган ачык йөзле китапханәчеләре белән үзенә тарта. Әйе-әйе, әгәр ишекне ачып керү белән үк сине   китапханәче елмаеп каршы ала икән, ничек инде анда барасы килеп кенә тормасын, ди?

   Бүген мин сезне бар гомерен Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәгә багышлаган, китапханәче һөнәренең иң лаеклы вәкилләренең берсе, авылдашым Фирдина Миннегаян кызы Рамазанова белән таныштырырга булдым.

Матур әдәбиятны яраткан тыйнак һәм сылу апабызның китапханәче һөнәрен сайлавы очраклы хәл булмагандыр дип уйлыйм. Менә 32 ел дәвамында инде ул Башкортстаныбызның баш китапханәсендә тырыш хезмәтен сала һәм шуның белән үзен бәхетле саный.

-Фирдина апа, нишләп китапханәче һөнәрен сайладыгыз?

   -Калмашбаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияте укытучыбыз Мөнәвәрә апа Латыйпова үткәргән дәресләр этәргеч булгандыр моңа. Аның кадәр үз эшенә бирелгән, укучылары дип җан аткан укытучыларбүген дә бармы икән? Без аның җитәкчелегендә спектакльләр куйдык, ул тәкъдим иткән һәр китапны укырга тырыштык. Безне фикерләргә, яхшыны яманнан аерырга, изгелекләр кылып яшәргә өйрәткән укытучыбызга бүген 96 яшь тулды, сыйныфташларым белән һәрчак аның хәлен белешеп, очрашып торабыз.

   Мәктәпне тәмамлагач мин башта сәүдә техникумында товаровед һөнәрен үзләштердем, аннанБДУны тәмамладым һәм “Бибколлектор” дигән оешмада эшли башладым. Ул ябылгач, мине Зәки Вәлиди үзәк китапханәсенә эшкә чакырдылар. Вакытлыча гына дип килгән идем дә... Биредә эшләүче кызлар әйткән иде аны: “бу эшкә килсәң – гомерлеккә киләсең” дип, шулай булып чыкты да (елмая).

   Комплектлау бүлеге мөдире булып эш башлаган идем, аннан маркетинг бүлеген җитәкләдем. Соңрак баш китапханәче булып эшләдем һәм менә 20 елдан артык инде теркәү бүлеге мөдире вазифасын башкарам.

-Сезнең бүлек нинди эшчәнлек алып бара?

   -Безне китапханәнең йөрәге дип тә атарга буладыр. Чөнки китап укучыларны теркәү, көн саен китапханәнең филиаллары, бүлекләре буенча кирәкле мәгълүматларны туплап, отчетлар бирү, ягъни барлык статистика эшләрен алып бару бурычы – безнең бүлек өстендә.

   -Бүген интернет заманы. Халык китап укымый, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Китапханә заллары бушап бармыймы?

   -Китап – белем чыганагы да, тәрбия чарасы да, кешенең үсешенә дөрес юнәлеш бирүче дә. Һәм мондый рухи байлык белән эш итүчеләр тәү чиратта үзләре дә китап белән җенләнгән булырга тиештер. Безнең китапханәдә 200дән артык нәкъ әнә шундый кешеләр эшли.

Ә китап укучыларга килгәндә, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге китапханә хезмәтләре белән ел әйләнәсенә 200 меңнән артык кеше файдалана һәм һәр ел саен укучыларыбыз саны 6 меңләп кешегә арта бара! Бездә көн саен диярлек планлы рәвештә төрле мәдәни һәм фәнни-гамәли чаралар уза, алар күчмә рәвештә дә үткәрелә. Менә әле дә минем өстәлдә һәр бүлекнең эш планы ятуын күрәсез.

   Китапханә составына 27 бүлек һәм 2 сектор керә, алар 4 бинада урнашкан. Фондыбызда төрле өлкәләргә кагылышлы 3,3 миллионнан артык басма исәпләнә, заманча китаплардан тыш бездә шулай ук борынгы һәм искиткеч әһәмияткә ия булган, кулдан язылган китаплар да саклана. Әйткәндәй, китапханә 600дән артык исемдәге гәзит-журналлар алдыра һәм аларны туплап бара.

   -Димәк, теләгән һәркем безнең “Өмет” гәзитен дә чыга башлаган көненнән (1991 елның 12 июле) алып сездә табып укый аламы?

   -Укый ала. Кызыксынган кешеләр килсеннәр, без аларга бу мөмкинлекне бирәбез. Әйткәндәй, әле бүген генә 1965нче елда дөнья күргән республика гәзитен сорап килделәр. Май ахырында исә Кырмыскалы районыннан хәтта 1927 елгы (!) бер басманы табып бирүне үтенеп килделәр. Районның юбилее алдыннан мәгълүмат туплыйлар икән. Ярдәм итәбез, бик канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп китә укучыларыбыз. Бу безгәтагын да тырышыбрак эшләргә дәрт бирә.

   -Сездә бүлекләр шактый, ә иң күп укучыларны җәлеп иткән бүлекләрне атый аласызмы?

   -Башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү,  Сирәк очрый торган басмалар, Электрон ресурслар бүлекләре,Гомум уку залы, Китаплар саклау бүлеге, Электрон уку заллары һәркайсы нәтиҗәле эшли, һәркайсының үз аудиториясе бар.

   Район-шәһәрләрнең үзәк китапханәләре дә безгә карый, алар белән методик эш алып барабыз, онлайн укытулар оештырабыз.

-Элек без университетта укыган вакытта биредә китаплар җитешми, алар кулдан-кулга йөреп, тетелеп бетәләр иде. Студентлар бүген дә шулай бирелеп укыймы?

   -Студентлар хәзер чагыштырмача азрак, чөнки соңгы елларда уку йортлары китапханәләре искиткеч яхшы тәэмин ителә һәм алар кирәкле мәгълүматны шунда табып куллана. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген күп китапларны, әгәр кәгазь форматта булмаса, электрон вариантта табарга мөмкин. Тагын да бездә“китапханәара абонемент” дип аталган хезмәт бик популяр. Әгәр кемдер ниндидер мәкаләне, яки фәнни эшләрне, яки матур әдәбият әсәрен таба алмый икән, алар китапханәгә мөрәҗәгать итә һәм без Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта урнашкан Русия дәүләт китапханәсенә, Милли китапханәләргә һ.б. мөрәҗәгать итеп, укучыларыбызның үтенечен канәгатьләндерәбез.

   Бездә шулай ук диссертацияләр-авторефератлар тупланмасы саклана. Фәнни эш белән шөгыльләнергә теләгән һәркем алар белән китапханә залларында таныша ала.

   -Заллар белән танышып йөргән вакытта яшьләрнең, бигрәк тә чит илләрдән килеп укучы студентларның, күп булуына игътибар иттек. Аларны бирегә ни тарта?

   -Бездә БДМУ, Уфа фән һәм технологияләр университетында укучы чит ил студентлары еш була. Чөнки кемнәрнең язылу билеты бар, алар өчен вай-фай бушлай, студентлар хәтта үзләренең ноутбукларын алып килеп, җаннары теләгән кадәр вакыт шөгыльләнә алалар. Бездәге эшлекле һәм шул ук вакытта дустанә мөнәсәбәт тә тартадыр үзләрен.

-Сезнең китапханәгә ничек язылырга мөмкин?

   -Без укучыларны китапханәдә яздырабыз, шулай ук онлайн язылу мөмкинлеге дә бар. Һәр язылучыга логин һәм пароль бирәбез, аннан алар электрон китапханәгә кереп, үзләренә кирәк булган мәгълүматны таба ала. Бездә электрон-китапханә системалары күп: мәсәлән, университет китапханәсе, библиомәктәп, Литрес, вакытлы матбугатның һәркайсының үз электрон базасы булдырылган. Димәк, бу барлык басмалар электрон вариантта да бар. Укучы языла һәм әнә шул мөмкинлекләр белән бушлай файдалана ала.

-Сез милли китапханәнең  дистә еллар эчендә төрле вакытларын күреп белгән кеше. Әйтегезче, бүгенге санлаштыру чорында эшләр артты һәм катлауландымы, бурычлар өстәлдеме?

   - Китапханәдә эшләү хәзер күпкә күңеллерәк тә, җиңелрәк тә. Булган бар үзгәрешләрне дә уңай якка гына дип бәялим. Укучылар үзләрен бик тәрбияле тота. Элек китапларны күп укыйлар иде, сүз дә юк, ләкин еш кына кирәкле битләрен (чарасызлыктандыр инде) ертып алып китү очраклары була иде. Бүген андый хәлне күз алдына да китереп булмый. Чөнки сканер, ксерокс булган бу чорда кеше үзенә кирәкле материалларның копиясен эшләтә алу мөмкинлегенә ия. Әйткәндәй, безнең китапханәдә Документларны консервацияләү һәм реставрацияләү бүлеге бар. Алар күп укылудан таушалган гәзит-журналларны, китапларны иске фондтан алып, ксерокс аша чыгаралар һәм җентекләп реставрация үткәрәләр. Әгәр ниндидер битләре югалган булса, икенче китаптан алып, күчереп алып-өстәп, кабат төплиләр. Бу бик мәшәкатьле һәм җаваплы эш һәм һич тә һәйкәлләрне реставрацияләү эшеннән калышмыйдыр (елмая).

-Ничек уйлыйсыз, Интернет бу кызу адымнар белән баруын дәвам итсә бервакыт килеп басма китапларны, вакытлы матбугатны кулланыштан кысрыклап чыгармасмы?

   -Басма фонд барыбер калачак. Ни өчен дисезме? Чөнки бүген электрон китапханә системалары булдыру берни дә тормый. Мәсәлән, кемдер берәү күпләрне кызыксындырган язмаларны күчереп алып, электрон китапханә булдырды да, шуларны сата башлады, ди. Алар хәтта, кирәк дип тапса, тарихны да үзгәртеп язарга мөмкиннәр. Уйлап кына карагыз әле: әгәр кемдер тарих китабының ике генә битен (!) үзгәртеп куйды икән, барсы да асты-өскә килергә мөмкин. Ә менә китапларны, ташка басканны беркем дә үзе теләгәнчә үзгәртә алмый. Шуңа да китаплар сакланырга тиеш, чөнки алар – чын хазинә, алар чып-чын һәм  аларда – дөреслек!

   Менә шундый китапханәләр тормышы турында кызыклы һәм фәһемле әңгәмә килеп чыкты безнең Фирдина Миннегаян кызы белән. Бу ачык күңелле, булдыклы һәм эшлекле ханыма карыйм да сокланып туя алмыйм. Гаиләсендә сөекле хатын, кадерле әни һәм картәни булган, эшендә зур уңышларга ирешеп яшәгән Фирдина ханыма киләчәктә дә уңышлар телик, дуслар.

Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: