Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 июнь , 10:02

Күңелләрне яктыртыр нур

Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, күңелләрне баета, җаннарны савыктыра. Һәм бүгенге виртуаль дөньяга мөкиббән китеп, чынбарлыкны оныткан, әхлакый кыйммәтләр җуелган, рухи кыйблалар буталган заманда мәдәнияткә аеруча зур игътибар бүленергә тиештер.

Күңелләрне яктыртыр нур
Күңелләрне яктыртыр нур

Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, күңелләрне баета, җаннарны савыктыра. Һәм бүгенге виртуаль дөньяга мөкиббән китеп, чынбарлыкны оныткан, әхлакый кыйммәтләр җуелган, рухи кыйблалар буталган заманда мәдәнияткә аеруча зур игътибар бүленергә тиештер. Санскрит теленнән тәрҗемә иткәндә “мәдәният”   яктылыкка табыну дигәнне аңлата бит. Шуңа да мәдәният тормышыбызның иң мөһим өлешләренең берсе булырга тиеш. Башкортстанда исә бу чын мәгънәсендә шулай. Һәм моңа берничә мисал китерү дә җитә.

Авыл күрке – клуб

Шундый бер чор булды: “авылда клуб юк”, “бездә клуб эшләми”, “авылыбыз мәдәниятсез бер почмакка әйләнеп бетте” дигән зарлы хатлар редакциягә чак кына арттырып әйткәндә атна саен килә иде. Журналистлар теле белән әйткәндә “тапталган тема”га әйләнеп беткән иде. Ә хәзер, киресенчә, әле бер, әле икенче районнан авылларда клуб ачылу сөенчесе белән уртаклашып хәбәр җибәрәләр. 

2019 елдан алып бүгенгәчә республикада 8 авылда яңа клуб төзелгән (Ябалак һәм Иске Күктау (Илеш), Түбән Кыйгы (Кыйгы), Мәрсәлим (Салават), Яугилде (Караидел), Кабак (Кырмыскалы), Тирлән (Белорецк), Олы-Теләк (Иглин) авылларында).

3 мәдәни күңел ачу йортында төзекләндерү эше башкарылса, 51ендә капиталь ремонт эшләнгән. 10 автоклуб (Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман, Тәтешле һ.б.районнар өчен) алынган. Агымдагы елда тагын бер автоклуб алыначак, 3 модельле китапханә төзеләчәк.

Авылларда мәдәният йорты — мәдәни тормышның үзәге. Концертлар, бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары, җыелышлар һәм сайлауларда тавыш бирү – болар барысы да шунда үтә. Әмма, беренчедән, биналарның тузуы, җиһазларның искерүе халыкка хезмәт күрсәтүнең заманча формаларын кертү өчен җитди киртә булып торса, икенчедән, телевизор һәм телефонын тотып, өенә бикләнгән кешеләрне “уятырлык” итеп эшенә күңел биреп эшләүче кирәк. Килешәсездер, мәдәният йорты нинди генә төзек, яңа, матур булмасын, ул нибары бина гына. Аның күңеле, җаны юк. Ә мәдәният хезмәткәренең эше ай-һай җиңелдән түгел. Бу җәһәттән безнең республикада “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшли. Ул республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә куелды. Әлеге программага ярашлы, мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр акчалата ярдәм бирелә. 500 мең сум акчаны мәдәният белгече торак шартларын яхшыртуга тота ала.

Музей, театрлар

Авылдан аермалы буларак, шәһәрдә вакытны күңелле үткәрер урын җитәрлек. Артыгы белән хәтта. Шуңа күрә биредә икенче мәсьәлә тора. Күңел ачуга гына түгел, рухи яктан баету, мәдәни кыйммәткә иясен сайлап барырга кирәк. Монда беренчеләрдән итеп театрларны атарга була. Аларга Башкортстан хөкүмәтенең игътибары зур. Капиталь ремон үткәрелгән 10 дәүләт мәдәният учреждениесе арасында халык яратып йөргән Уфа “Нур” татар дәүләт театры, М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, Х. Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясе булуы очраклы түгел. Уфа күркенә әйләнгән Башкорт дәүләт курчак театры үзе генә дә ни тора! Ул нәни тамашачыларның иң яраткан урыны хәзер.

Шулай ук бер-бер артлы ачылган музейлар да башкала халкында һәм кунакларында зур кызыксыну уята. Мәсәлән, 2021 елда ачылган В.И. Альбанов исемендәге полярниклар музееннан мәктәп укучыларының киткәне дә юк диярлек. Ә күптән түгел Уфада тагын беер музей ачылды. Ф.И.Шаляпин исмендәге музыка музее да уфалылар күңеленә хуш килде.

Киңкүләм чаралар

Мәдәни чаралар никадәрле генә күңелле булса да, үз казаныңда кайнау гына кызык булмас иде, әлбәттә.

Соңгы елларда республика актив рәвештә төрле дәрәҗәдәге фестивальләрне, бәйрәмнәрне кабул итә, яңаларын ача. Берничәсен генә искә төшереп үтик. Мәсәлән, 2021 елда Башкортстанда  Бөтендөнья фольклориадасы үтте. Анда 37 илдән 1 меңнән артык катнашучы килде. Чара барышында республикага 60 мең турист килеп китте.

2023 елда Русия һәм Белорусь респуликасы төбәкләренең 10нчы форумы кысаларында “Славаянский базар в Сердце Евразии” гала-концерты узды. “Дуслык хороводы” дөньякүләм милли киемнәрдә түгәрәк эчендә түгәрәк әйләнгән иң күләмле чара дип танылды. Анда 2834 кеше әйлән-бәйләндә булды.

Былтыр сентябрь аенда Уфада “Әйдә, уйнарга!” беренче бөтенрусия фестивале оештырылды.

Ә аңа кадәр шаулап-гөрләп “Китап бәйрәме” халыкара китап ярминкәсе үтте.

Быел әлеге чара тагын да киңрәк масштабларда оештырылды. 6 чит илдән һәм 18 төбәктән үз продукциясен 233 нәшрият һәм китап сәүдә нокталары тәкъдим итте. Ярминкәгә 173,6 мең кеше килде. Ярминкә барышында язучылар белән 50 очрашу үткәрелгән, 130 мастер-класс оештырылган. Әйткәндәй, чараның эшлекле өлешендә беренче тапкыр Уфада Русия язучылар берлегенең күчмә утырышы үткәрелде. Ул Башкортстан язучылар берлегенең 90 еллыгына багышланды.

Уфада “Геройлар дәвере” беренче Бөтенрусия патриотик җырлар фестиваленең финалы узды. Әлеге чара илебезнең 28 төбәгеннән, шул исәптән ЛХР, Кырым, Сахалин, Красноярск, Хабаровск һәм Алтай крайларыннан, шулай ук Мәскәү, Самара, Белгород өлкәләреннән һәм Башкортстаннан 425 кешене берләштерде.

Гастрольләр

Гастрольләр халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуда төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Мәдәният бүген төбәк үсешенең мөһим һәм аерылгысыз өлешенә әверелде.

Бу җәһәттән дә республиканың мактанырлыгы бар. Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле Кырым буенча зур турга барып кайтты, Белоруссиядә “Славян базары” халыкара фестивалендә катнашты. Уфада “Донбасс” дәүләт җыр һәм бию һәм безнең Ф. Гаскәров исемендәге бию ансамбльләренең уртак концерты узды. Башкортстан халык уен кораллары милли оркестры беренче тапкыр Русиянең төп концерт сәхнәсендә – Кремль Сараенда чыгыш ясады.

Республика театрлары Санкт-Петербургта, Грозныйда, Кырымда, Удмуртиядә һәм Татарстанда гастрольләрдә булды. Туймазы татар дәүләт драма театры Казахстанның Актау шәһәрендә “Abish Alemi” II Халыкара театр фестивале лауреаты булды һәм “Иң яхшы ир-егет роле өчен” дипломы белән билгеләнде. Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә “Сообщение” IV милләтара театр фестивалендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының “Фатыйма” спектаклендә төп рольне башкаручы Чулпан Раянова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче дип табылды. Әлеге спектакль Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә узган “Федерация” IV Бөтенрусия милли театрлар фестивалендә дә уңышлы катнашты.

Әйе, бүгенге заманда тормышның зарландыручы, уфтандыручы тонык, төссез ягы күп күренә. Әмма шул ук вакытта аның матурлыгы да һәркемгә җитәрлек. Бары тик аны күрер өчен күңелдәге яктылыкны сакларга кирәк. Һәм иң нечкә кылларны тибрәндереп, яктылыкка нур өстәп торучы мәдәниятне сакларга кирәк. Бу җәһәттән республика күләмендә башкарылган эшләрне барлагач, киләчәгебезнең өметле булачагына шик калмый. Шулай була күрсен инде.

 

Фото: ufimnivy.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: