Русиянең халык артисты, Милләтләр дәүләт театрының художество җитәкчесе Евгений Миронов Уфада Русиянең бәләкәй шәһәр театрлары фестиваленә килде.
«Евгений Витальевич Уфага XXI Русиянең бәләкәй шәһәр театрлары фестивален алып килде. Моның өчен зур рәхмәт! Евгений Мироновны ихлас күңелле артист, илебез патриоты һәм соклангыч кеше дип саныйм. Ул Русия Федерациясе сәнгате үсешенә саллы өлеш керткән, төбәк театрлары үсеше өчен күп эшләр башкара. Бүген аңа Башкортстанның халык артисты дигән исем тапшырдым»– дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Аннан алда гына Сергей Безруков һәм Денис Мацуевка әлеге мактаулы исем бирелгән иде.