Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
4 июнь , 09:03

Янә театраль фестиваль ишекләрен ачты!

Кичә тантаналы рәвештә Уфада Русиянең кече шәһәрләр театрлары фестивале ачылды.

Янә театраль фестиваль ишекләрен ачты!
Янә театраль фестиваль ишекләрен ачты!

Кичә тантаналы рәвештә Уфада Русиянең кече шәһәрләр театрлары фестивале ачылды. Фестивальнең художество җитәкчесе Евгений Миронов Уфа халкын бәйрәм белән котлап: “Мин һәрвакыт фестивальне кабул иткән шәһәр чын мәгънәсендә Русиянең театраль башкаласына әйләнә” дип әйтәм. Бу чыннан да шулай”, - диде.

Шулай итеп, әле яңа шаулатып “Туганлык” милли театрлар фестивале үткәргән башкалабыз янә театр дөньясына чумды.

Кече театрлар фестивале Уфада 2-9 июньдә үтә. Спектакльләр берничә сәхнәдә уйналачак.

-Башкаланың 450 еллыгын каршылаганда әйдәп баручы театр фестивальләренең берсен кабул итүебезгә бик шатбыз. Бездә чыннан да әле бик күп чаралар оештырыла һәм үтә. Әмма шуңа карамастан, бу фестивальне дә шатланып кабул итәбез. Бу –сәнгатьнең тагын бер юнәлеше. Димәк безнең уфалылар һәм кунаклар тагын ямьле кичләр үткәрәчәк. Сезне Башкортстан җирендә сәламлибез һәм Уфа күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз, - диде фестивальгә багышланган матбугат утырышында БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Фестивальгә илнең төрле төбәкләреннән 16 иҗади коллектив килде. Аларның һәркайсы иң яхшы спектаклен алып килгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: