16 июньдә Башкортстанның Салават районында Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуга багышланган «Салават җыены» республика фольклор бәйрәме үткәрелә.
4 июньдә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында әлеге чарага әзерлеккә багышлагна матбугат конференциясе уздырыла. Бәйрәмгә җыелучыларны нинди күңелле чаралар көтүе хакында бәйрәмнең оештыру комитеты җитәкчесе, БР хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев, БР эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко, БР спорт министры урынбасары Эльза Карамурзина, БР мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов һ.б. сөйләячәк.