Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 Май , 12:21

"Яугирләребез гаиләләренә төрле яклап ярдәм итәргә кирәк"

Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов Китап бәйрәмендәге “Изге подписка” хәйрия акциясендә катнашты. Ул махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләр гаиләләренә  төрле басмаларга подписка бүләк итте.

–Яугирләребез гаиләләренә төрле яклап ярдәм итәргә кирәк, шул исәптән рухи яктан да. Акцияне ихлас күңелдән күтәреп алдым, – диде ул.

Китап бәйрәменең һәр көнендә дә гәзит-журналларга язылырга мөмкин. Моның өчен “Китап”нәшриятының стенды янына килергә кирәк. Язылучылар арасында кичке сәгать алтыда призлар уйнатылачак. Акциядә басмаларга ярты елга яки күбрәк вакытка язылганнар катнаша ала.

Чыганак: resbash.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: