Әбҗәлил районында "Урал аръягы-2024" инвестицион форум кысаларында милли Сабантуй бәйрәме узды. Ул Башкортстаннан, Русиядән, Кытайдан, Үзбәкстаннан һәм Беларусь республикасыннан 2 меңгә якын катнашучыны һәм 10 меңнән артык кунакны җыйды. Сабантуйны ачып, Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шундый халык бәйрәмнәре Башкортстанның чын асылын, аның күптөрлелеген һәм тырыш халыкның чиксез кунакчыллыгын күрсәтә.
– Бүген безнең белән инвестицион Сабантуйны бәйрәм итүнең шатлыгын уртаклашырга дөньяның 20дән артык иленнән дуслар-туганнар килде. Биредә булган Үзбәкстан, Кытай һәм Белоруссиянең мактаулы делегацияләренә рәхмәт белдерәсем килә. Ә якташларыма, Башкортостан халкына, сезнең тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм Ватаныбызга булган мәхәббәтегез безнең республиканы илнең иң алга киткән төбәкләренең берсе итә, – дип ассызыклады Премьер-министр.
Әбҗәлил районының матур табигать кочагында узган Сабантуй бәйрәме "Урал аръягы-2024"VI Бөтенрусия инвестиция форумының соңгы чарасы булды. Бәйрәм программасында бихисап активлыклар бар иде.
Чыганак: pravitelstvorb.ru