Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 Май , 16:19

Китап ярминкәсе дәвам итә!

Ярминкә китапларга гына түгел, чараларга да гаять бай.

Китап ярминкәсе дәвам итә!
Китап ярминкәсе дәвам итә!

Кичә Уфаның Совет мәйданында «Китап бәйрәме» II халыкара китап ярминкәсе үз эшен башлады.

Быел ярминкәдә илебезнең 18 төбәгеннән 223 нәшрият, шулай ук 6 якын чит ил: Белоруссия, Азербайжан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Кыргызстан китапларын сатып алырга мөмкин.

Ярминкә китапларга гына түгел, чараларга да гаять бай.

Бүген 25 майда, чара кысаларында берничә түгәрәк өстәл һәм конференция үтә.

Балалар өчен Курчак театры артистлары чыгыш ясаса, Акмулла сәхнәсендә “Җыр белән тормыш буйлап” дигән бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Соңгысында җырчы-шагыйрь Рамил Чурагул сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Кичен Дарья Донцова катнашуында иҗат кичәсе узачак. Шулай ук «В поисках героя» музыкаль-драматик тамаша күрсәтелер. Ул рус һәм Европа әдәбияты һәм музыкасыннан тора.

Төп сәхнәдә тамашачылар Рәми Гариповның тормышына һәм иҗатына багышланган “Шагыйрь көндәлеге” картинасын карый алачак.

Китап ярминкәсе дәвам итә!
Китап ярминкәсе дәвам итә!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: