Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
24 Май , 09:16

"Туганлык" фестивале тәмамланды

Уфада «Туганлык» VIII халыкара милли театрлар фестивале тәмамланды.

"Туганлык" фестивале тәмамланды
"Туганлык" фестивале тәмамланды

Уфада «Туганлык» VIII халыкара милли театрлар фестивале тәмамланды. Чараның ябылу тантанасы М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә үтте. Барлык катнашучыларны һәм тамашачыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләде. Атна дәвамында фестиваль кысаларында16 спектакль күрсәтелде. Аларның һәркайсын башдрамтеатның баш режиссеры Айрат Абушахманов  җитәкчелегендәге эксперт комиссиясе карады.

Иң яхшы спектакльләр сигез номинация буенча билгеләнде. Алар арасында “Милли классиканың заманча чишелеше” номинациясендә “Ярлыкау” спектакле өчен Салават башкорт дәүләт драма театрын, “Иң яхшы аудиовизуаль эш” номинациясендә “Көл” әсәре өчен Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрын,“Иң яхшы музыкаль-пластик эш” номинациясендә “Кулогер” әсәре өчен Г. Мусрепов исемендәге Казах академия  балалар һәм үсмерләр  театрын (Алма-Ата) атап үтәргә була.

“Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Караганда өлкәсе академия казах драма театрының “Карагоз” спектаклендәге Нарша роле өчен Бауржан Нурмаганбетов, ә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә В. Тхапсаев исемендәге Төньяк-Осетия дәүләт академия драма театрының “Король Лир” спектаклендә Корделия ролен башкарган өчен Әминә Агкацева бүләкләнде.

Фестиваль катнашучылар күңелендә дә, тамашачылар күңелендә дә онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: