Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
24 Май , 09:20

Китап ярминкәсенә рәхим итегез!

Бүген Уфада “Китап бәйрәме” икенче халыкара китап ярминкәсе ачыла.

Китап ярминкәсенә рәхим итегез!
Китап ярминкәсенә рәхим итегез!

Бүген Уфада “Китап бәйрәме” икенче халыкара китап ярминкәсе ачыла. Быел ул тагын да күләмлерәк булачак. Былтыр катнашучылар саны 73 булса, быел — 164. Русиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән килүче нәшрият­ларда зур кызыксыну уяткан. Быел биредә Якутия, Дагстан, Удмуртия, Татарстан, Белоруссия, Азәр­байҗан, Үзбәкстан һәм башка күп кенә төбәкләрдән китапларны күрергә мөмкин. Үзләренең яңа китапларын Уфадагы “Белая река”, “Китап”, “Гөлистан”, “Инеш” һәм башка нәшриятлар тәкъдим итә. Ярминкәдә балалар һәм өлкәннәр өчен нәфис әдәбият, шулай ук танып белү китаплары, дәреслекләр сатып алырга мөмкин булачак.
24 майда, Уфада “Славян язуы һәм мәдәнияте көне” бәйрәм ителәчәк. “Башкортостан” дәүләт концерт залы янындагы мәйданчыкта “XXI гасыр славяннары” фестивале узачак, фольклор ансамбльләре, халык кәсепләре һәм славян ашлары осталары чыгышы көтелә.

Күңелле һәм файдалы чарадан читтә калмагыз, дуслар!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: