Исеме бар дөньяга танылган опера җырчысы илебез халкын Сибай шәһәрендә 24-26 майларда узачак “Урал аръягы – 2024” VI Бөтенрусия инвестиция сабантуенда көтә.
Артист форумның үзе турында сөйләп кенә калмады, бар теләгән кешеләрне әлеге бик тә мөһим чарага килергә чакырды.
-Мин зур горурлык белән барыгызны да Сибай шәһәрен килеп күрергә чакырам. Биредә изге күңелле, эшчән, горур һәм бик тә кунакчыл кешеләр яши. Ышанам: сез моңа бер дә үкенмәячәксез һәм үзегез белән тик чагу истәлекләр, бәлки әле бик тә файдалы килешүләр дә төзеп китә алырсыз,- диде Аскар Абдразаков.
Фото: pravitelstvorb.ru