Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 Май , 17:56

Фестиваль кысаларында “Кәккүкнең күз яшьләре”

Уфада VIII “Туганлык” халыкара милли театрлар фестивале двәам итә. Бүген аның  өченче көне.

Фестиваль кысаларында “Кәккүкнең күз яшьләре”
Фестиваль кысаларында “Кәккүкнең күз яшьләре”

Уфада VIII “Туганлык” халыкара милли театрлар фестивале двәам итә. Бүген аның  өченче көне.

Һәм бүген кичке сәгать алтыда Уфа тамашачылары М.Сеспел исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашчылар театрының  “Кәккүкнең күз яшьләре” спектаклен карый ала. Алар М. Гафури исменедәге башкор дәүләт академия драма театрында чыгыш ясый.

Әлеге спектакль көзге җилләр яфракны очырып йөргән кебек язмыш дөньяя буйлап йөрткән кеше язмышы турында. Өенә кайткач, аны ни көтә? Туган җире аны ничек каршылый?.. Әлеге тарихта мәхәббәткә дә, язмыш турындагы уйлануларга да, кара көчләргә дә урын бирелгән. Бик күп урын чуаш шигъриятенә һәм фоьклорга урын бирелә. Спектакль яшь буынга адресланган.

Ә көндез тамашачылар “Нур” татар дәүләт театры залында М. Шкетан исемендәге мари милли драма театрының “Йыван кырла. Путевка в жизнь” спектаклен карады.

Фестиваль кысаларында “Кәккүкнең күз яшьләре”
Фестиваль кысаларында “Кәккүкнең күз яшьләре”
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: