Яңавылның тагын 14 хатын-кызы портреты узган майда башланып киткән "Герой хатыны. Герой әнисе" Бөтенрусия фотопроектын тулыландырды. Ул вакытта анда Яңавылдан унбер кеше катнашкан иде.
– Һәр патриот, герой, Ватанны саклаучы артында һәрвакыт көчле хатын-кыз – әнисе яки хатыны тора, ул өй учагының җылысын саклап кына калмый, ә аны үзенең кайгыртучанлыгы, игелеге, уй-хисләре, курчалавы белән һәрьяклап хуплый, ярдәм итә, барлык борчылуларны һәм дулкынлануларны юкка чыгара, иртәгәсе көнгә ышаныч уята, – ди Яңавыл районында “Герой хатыны. Герой әнисе” фотопроектын оештыручы Ольга Николаева.
Бу батыр хатын-кызлар үз юлларын намус һәм дәрәҗә белән үтәләр: кайберләре МХО зонасында булган һәм Ватаныбызны яклап неонацизмга каршы көрәш алып барган ирен, улын көтә, башкалар безнең киләчәгебез өчен үз гомерен аямыйча һәлак булган героеның истәлеген саклап калалар. Һәрбер фотода – аерым бер язмыш, сынаулар, иман, яхшыга өмет, якын кешесен югалту ачысы... Фотоларда алгы сызыктан кайчандыр көткән яисә инде көтеп ала алмаячак ирләренә, улларына язган шәхси хатлардан дулкынландыргыч юллар да бар...Яңавыл
Орден-медальләр тагылган китель киеп һәм үз иңнәрендә җаваплылыкның бөтен авырлыгын тоеп, алар хатын-кызларның “Көчле һәм ышанычлы тыл” дип аталган бердәм сафына баса, яраткан ир-атларының иңнәренә төшкән авырлыкларны бүлешә.
– Әлеге проектның максаты махсус хәрби операциясендә катнашучыларның гаиләләргә ярдәм итү генә түгел, ә көчле һәм батыр контрактчыһәм мобилизацияләнгән ир-атлар артында торучы хатын-кызларга тиешле хөрмәт күрсәтү теләге дә. Һәм безнең Русия Армиясенең шундый тылы булган арада ул какшамас булып калачак һәм тыныч тормышыбыз хакына фронтларда уңышларга ирешәчәк, ә хәрбиләребез өйдә аларны иң кадерле кешеләре көтүләрен истә тотачак, – ди партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ирина Хәсәнова. – Проектта катнашканнарга зур рәхмәт әйтәсем килә һәм бүгенге көндә СВОдагы улларын, ирләрен, абыйларын көтеп алуларын, ә якыннарын югалтканнарга сәламәтлек һәм авырлыкларны җиңүдә көч телим.