Кичә Уфада VIII “Туганлык” халыкара милли театрлар фестивале ачылды. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры каршындагы мәйданда театрлаштырылган концерт программасы күрсәтелде. Шулай ук анда тирмәләр корылган, мастер-класслар оештырылган иде. Ахырдан тамашачылар игътибарына Башкорт дәүләт академия драма театрының «Кызыл паша» спектакле тәкъдим ителде. Ул конкурстан тыш күрсәтелде. Ә бүген фестивальдә катнашучы театрлар чыгыш ясый башлый.
Көндезге сәгать өчтә М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә В.Кок-оол исемендәге Тыва милли музыкаль-драматик драма театрының “Дом Бернарды Альбы” спектаклен карарга мөмкин.
Дөньякүләм билгеле әсәрдә XX гасыр башы сурәтләнә. Испан гаиләсендә хуҗа үлеп китә һәм аның тол хатыны Альба биш кызы белән ялгызы торып кала. Испан йолалары буенча траур 8 ел дәвам итәргә тиеш. Ана кеше кызларына егетләр ягына карарга да рөхсәт итми. Әтисе бөтен байлыгын мирас итеп калдырган 39 яшьлек Ангустиас исә Пеппе исемле егет өчен бик яхшы партия булып санала. Тик ул егеткә өйдәге башка кызлар да гашыйк...
Кичке сәгать җидедә театр сөючеләр Г.Мусрепов исемендәге Казах дәүләт академия балалар һәм үсмерләр театрының “Кулагер” әсәрен карый алачак. Кунаклар М. Гафури исменедәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый.
«Кулагер» – 1937 елгы репрессияләр чорында язылган поэма. Ат чабышына, тормышта барган көрәшкә багышланган әсәр ул. Кулагер – гади ат кына түгел. Ул казах халкының репрессия чорында Алихан Букейханов, Ахмет Байтурсынов, Султанмахмут Торайгыров кебек заяга корбан ителгән иң яхшы шәхесләрен символлаштыра.