24-26 майда Уфаның Совет мәйданында узачак «Китап бәйрәме» халыкара китап ярминкәсе башланырга санаулы көннәр калып килә. Әлеге чара вакыйгаларга, форумнарга һәм очрашуларга бик бай булмакчы.
Анда катнашу өчен хәтта кайбер якын чит илләрдән дә гаризалар җибәргәннәр. Безгә Белоруссия, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан киләчәкләр. Ярминкәдә Русиянең 18 субъектыннан 233 нәшрият үз китапларын тәкъдим итәчәк.
Быел үзенең 450 еллыгын билгеләүче Уфа өч көн дәвамында язучыларның, актерларның, психологларның, китап укырга яратучылаарның, укучыларның һәм нәшриятчыларның мәдәни ноктасы булачак.
«Китап бәйрәме»ндә язучы, сценарист, «иронияле детективлар» авторы, елына чыгарылган китаплар тиражы буенча рекордсмен Дарья Донцова да бар.
Ул укучылар белән 25 майда Совет мәйданында очрашачак.
Фото: alipuff.ru